Вакыйга турында фото |
|
|
Салехардка ике көнлек сәфәр
27 ноябрь 2018, 17:28
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә ТР парламент делегациясе Салехардка китте.
Республикабыз парламенты белән Ямал-Ненец автономияле округының Законнар чыгару Җыены арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую эш сәфәренең төп вакыйгасына әйләнәчәк. Ике парламент арасында имзаланачак килешүнең законнар иҗат итү формаларын һәм механизмнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеге бирүе көтелә.
Татарстан парламентчылары ике көнлек эш сәфәре дәвамында шулай ук төбәкнең мәдәни мөмкинлекләре белән танышырга, Ямал-Ненец автономияле округының татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашырга ниятли.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
|