Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





















Татарстан белән Ямал-Ненец автоном округы парламентарийлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

28 ноябрь 2018, 18:11

Татарстан белән Ямал-Ненец автоном округы парламентарийлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Бүген Салехардта Татарстан Дәүләт Советы белән Ямал-Ненец автоном округы парламенты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ямал-Ненец автоном округы Закон чыгару җыены Рәисе Сергей Ямкин кул куйды.

ТР парламенты башлыгы әлеге килешүгә кул куюны “тарихи әһә­мият­кә ия булган эш“ дип бәяләп, ике төбәкнең дә күп кенә мәсьә­ләләр буенча уртак фи­кердә торуын басым ясап әйтте. Ямал җирендә имзаланган документ парламент­ара эшчәнлекнең төбәк элемтәлә­рен ныгыту, шулай ук төбәкләрнең тотрыклы үсешен законнар ниге­зендә тәэмин итү мәсьәләләре буенча Федераль Җыенда закон инициативаларын һәм ил җитәк­челе­генә мөрәҗәгатьләрне үзара хуп­лау мөмкинлеге бирәчәк.

Ямал-Ненец автономияле ок­ругының Законнар чыгару Җые­н­ы Рәисе Сергей Ямкин килешүне тормышка ашыруның ике як өчен дә бик мөһим буласына ышаныч белдерде. “Татарстан – күп кенә кызыклы идеяләрне тор­мышка ашырып килүче алдынгы субъект. Килешү кысаларында законнар иҗат итү эшчәнлегендә Татарстан парламенты тарафыннан файдаланыла торган эш алымнарын без дә үз территориябездә кулланып карарга тырышачакбыз“, – дип бил­геләп үтте ул.   

Парламентчылар шулай ук туган телләрне саклау һәм үстерү зарурилыгын игътибар үзәгенә алды. Федераль, шулай ук төбәк дәрәҗә­сендәге закон чыгару­чыларның бу мәсьәләләрнең барысын да бөтен нечкәлекләренә кадәр тоярга һәм хәл кылырга тиешлеге билгеләп үтелде.

Дәүләт Советы делегациясе әгъ­залары Ямал-Ненец автономияле округына ике көнлек эш сәфәре кысаларында Төньякның төп ха­лык­лары көнкүреше һәм мәдә­нияте белән танышты, тө­бәк­нең татар җәмгыяте вәкил­ләре белән очрашты. Килешүдәге статьялар арасыннан  берсенең нәкъ менә Татарстанда һәм Ямал-Ненец автономияле округында яшәүче татар­ларның, аз санлы халыкларның этно-мәдәни үзен­чәлекләрен үзара саклау, үсте­рүгә юнәлдерелүен искәртеп үтәргә кирәк.

“Ямалдагы милләттәш­ләре­без­нең, хәтта “җир чите“ндә дә туган телне саклап, шул телдә сөй­ләшүләрен күреп сөендек, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Илебездә яшәүче халыкларның күп телле һәм күп төрле мәдә­ниятле булулары – безнең өчен бик тә кадерле, һәм без, һәр ха­лыкның хокуклары һәм мөм­кинлекләрен тулы күләмендә тәэ­мин итү кирәк, дип саныйбыз“.

Делегация әгъзалары эш визиты барышында округның Милли мәдәниятләр үзәгендә булды. “Дуслык“ татар-башкорт фольклор ансамбле артистлары Татарстаннан читтә яшәүче мил­ләттәшләребезгә төрле яклап ярдәм итүләре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Дәүләт Советының Мә­гариф, мә­дәният, фән һәм милли мәсьә­лә­ләр комитеты рәисе Разил Вә­лиев: “Туган телне, милли мәга­риф һәм мәдәниятне хуплаганда – ярдәм иткәндә генә халыкны сак­лап калырга була“, – дип басым ясап әйтте.   

Ямалда барлыгы 30 меңләп татар (шул исәптән Салехардта – 3 меңнән артыграк) яши. 1992 елда округның “Ватан“ татарлар ассоциациясе оештырылган. Автономияле округның татар җәм­гыять­ләре әгъзалары Бөтен­дөнья татар конгрессы башкарма комитеты линиясе буенча күп кенә зур һәм әһә­мият­ле чараларда, шулай ук РФ тө­бәкләреннән талантлы татар яшь­ләрен Татарстан вузларына җәлеп итү программасында катнаша.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте