төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 28 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



















Фәрит Мөхәммәтшин: "Кайбыч районында халыкның эшлеклелек активлыгын арттыру өчен күп эшләнә"

29 ноябрь 2018, 16:23

Фәрит Мөхәммәтшин: "Кайбыч районында халыкның эшлеклелек активлыгын арттыру өчен күп эшләнә"
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч районында "Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча чаралар турында" зональ семинар-киңәшмә уздырды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Пленар утырышка кадәр чарада канашучылар авыл хуҗалыгы ярминкәсен карадылар. Биредә авыл җирлекләрендә эшләүче фермерлар,  шәхси хуҗалыклар тарфыннан җитештерелгән товарлар чыгарылган иде. Фермерларның берсе эш техникасы - кечкенә тракторын алып чыккан. Парламент башлыгы "кабынамы" дип сорагач, трактор хуҗасы кабызып та күрсәтте.

Район җитәкчелеге шәһәрдән кайтып та, районда фермерлык белән шөгыльләнеп, продукция җитештереп, үз урынын тапкан фермерлар белән таныштырып үтте. Олы Урсак авыл җирлеге фермеры сыерларының баш санын артуын, 380 гә җиткәнен әйтте.

"Кешеләр бик яхшы әзерләнгән. Авыл җирендә активлыкны арттыру буенча бөтен потенциалын күрсәттеләр", - диде Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәне ачып җибәреп. 

"Кайбыч районында халыкның эшлеклелек активлыгын арттыру өчен күп эш башкарыла, - диде Дәүләт Советы Рәисе, - Кайбычлылар эш сөючән, булдыклы халык. Моны күргәзмәдә дә күрдек, көн салкын булуга карамастан, кешеләр ныклап әзерләнгән".  Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Кайбыч районын чүп җыю мәсьәләсендә "маяк" дип атады.

Аның әйтүенчә, ун ел эчендә эшлеклелекне күтәрү буенча дәүләт хакимияте органнарының эш системасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. "Бөтен кешегә дә ярдәм итеп бетереп булмый, ләкин алга китеш өчен адым ясаганнарга ярдәм күрсәтелә. Андыйлар грант ярдәменә куела. Башкаларга да бу ныграк эшләр өчен стимул", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул 2019 ел бюджетында авыл җирлегендә кече хуҗалык формаларына ярдәмнең бу ел күләменнән ким булмаячагына ышандырды.

Парламент башлыгы авыл җирлекләре башлыкларының үз авылларында эшләргә теләге булган кешеләрне яхшы белергә тиешлеген билгеләп узды. Фәрит Мөхәммәтшин вак кооперативларны үстерү бурычы торганын да әйтте. Традицияләрнең, зур шәһәрләргә караганда, авылларда яхшырак саклануын искәртеп, авыл җирендә яшәүчеләргә ярдәм итү әһәмиятле бурыч булуын ассызыклады.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.