төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 28 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин Уфа нефть университетын юбилей белән котлады

30 ноябрь 2018, 17:25

Фәрит Мөхәммәтшин Уфа нефть университетын юбилей белән котлады
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Уфада эш сәфәрендә булды. Ул Уфа дәүләт нефть техник университетына 70 ел тулу уңаеннан оештырылган тантанада катнашты, Башкортостан Республикасының Дәүләт Җыены - Корылтае Рәисе Константин Толкачев белән очрашты.

Укытучыларны, хезмәткәрләрне, студентларны, ветераннарны һәм әлеге уку йортын тәмәмлап чыкканнарны  университетның 70 еллыгы белән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин бу югары уку йортынының  Татарстанның нефть һәм нефть эшкәртү тармагына  югары  квалификацияле белгечләр әзерләп бирүенә басым ясады.

"Минем белән бергә бу бәйрәмгә  безнең республикада  яшәүче һәм хезмәт куючы йөзләгән кеше килергә һәм университетны әлеге юбилей белән котларга, үзләренә белем биргән укытучыларга рәхмәт хисләрен җиткерергә теләр иде, - диде ул. - "Татнефть" җәмгыятендә  эшләүче 250 дән артык  топ-менеджер нәкъ менә бу уку йотрында "тормышка юллама" алган.  Мин дә үземнең биредә укыган булуым белән горурланам.  Биредә алган белемнәр, хезмәткә мөнәсәбәт миңа тормышта үз урынымны табарга, уңышларга ирешергә ярдәм итте.  Без үзебезнең  альма-матерга, укыткан остазларыбызга чиксез рәхмәтле!".

Фәрит Мөхәммәтшин Уфа нефть университеты ректоры Рамил Бахтизинга  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең югары уку йорты коллективына юлланган  Рәхмәт хатын тапшырды.

Уфа дәүләт нефть университеты 1948 елда Губкин исемендәге Мәскәү нефть институты  филиалы базасында барлыкка килә. Хәзерге вакытта бу уку йортында 20 мең студент белем ала. 70 ел эчедә университет 100 меңнән артыграк белгеч әзерләгән.

Эш сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин Башкортостан Республикасының Дәүләт Җыены - Корылтае Рәисе Константин Толкачев белән очрашты. Парламент вәкилләре  законнар чыгаруда һәм  РФ Дәүләт Думасына, Федерация Советына  федераль закон проектлары әзерләгәндә һәм керткәндә бергәләп эшләү хакында сөйләштеләр.

Әңгәмәдәшләр ике республика парламентларын күпъеллык хезмәттәшлек бәйләп торуын  әйтеп, киләчәктә узара мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга дип сөйләштеләр. Шулай ук Татарстан белән Башкортостанның башкарма хакимияләре, муниципалитлары, предприятияләре һәм иҗтимагый оешмалары хезмәттәшлек итә. Икътисад, мәдәният,  мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә дә элемтәләр урнаштырылган.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте,  Башкортостан Корылтае матбугат үзәге мәгълүматына таянып 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.