төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото











Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте

01 декабрь 2018, 13:09

Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте
"Бердәм Россия" партиясенең 17 еллыгына багышланган атна барышында Дәүләт Советының "Бердәм Россия" фракциясе депутатлары республика шәһәрләрендә һәм районнарында гражданнарны кабул итәләр. Бүген партиянең региональ кабул итү бүлмәсендә беничә гражданны Дәүләт Советы рәисе, партияне республика бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте.

Депутат белән очрашуга алдан язылган Лилия Алар, "Изге Нур" дигән Татар телен һәм мәдәниятын үстерү хәйрия фонды директоры урынбасары, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган китап чыгару планнары турында сөйләде һәм әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм сорады. Китапта милли сәнгать һәм халык иҗаты, республиканың төрлде төбәкләрендә яшәп ибат итүче халык осталары турында сөйләнәчәк диде ул.  

Фондның бу идеясен хуплап, Фәрит Мөхәммәтшин китапның электрон версиясеннән башларга киңәш итте. "Ә инде альбом рәвешендәге зур китапны әзерләгәндә республиканың олы юбилеена әзерлек чаралары турындагы планга игътибар итегез, - диде ул. - Анда берничә китап бастыру каралган. Кабатлаулар булмасмы икән?"

Түбән Камада яшәүче Динар Дихтяренко очрашуга үзе килә алмаган, шуңа күрәк Фәрит Мөхәммәтшин аның белән видеэлемтә ярдәмендә аралашты. Динар үзенең инвалид арбасының вакытыннан алда ватылуы турында сөйләде. Аның әле гарантия вакыты чыкмаган икән, шуңа күрә яңаны алып булмый.

Аңа җавап итеп, Фәрит Мөхәммәтшин әлеге хәлгә борчылуын белдерде һәм тиешле органнар белән бергәләп бу проблеманы чишүне вәгъдә итте.

Танылган рәссам, потрет остасы Хәйдәр Сәетбаталовның иҗади мирасын саклау эшендә ярдәм сорап, аның тол хатыны Ифира Сәетбаталова мөрәҗәгать итте. Сәнгать остасының 3 меңнән артык әсәреннән тупланган шәхси фондны республикага тапшырырга теләге булуны әйтеп, ул республикада шундый әсәрләр өчен махсус пинакотека төзү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

"Игелекле теләк һәм файдалы тәкъдим, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Шундый теләгегез өчен рәхмәт Сезгә. Мәдәният министрлыгы белән ул мәсьәләләрне хәл итәргә тырышырбыз".

Казанның волейбол сөючеләр лигасы координаторы Камилә Галиәкбәрованың ярышлар уздырыга урын бирүгә булышлык турындагы мөрәҗәгатенә Фәрит Мөхәммәтшин ТР Волейбол федерациясе президенты буларак җавап бирде: "Сезнең белән танышуга мин бик шат, - диде ул. - Татарстан волейбол хәрәкәтендә лаеклы урын алырсыз дип ышанам. Барыгызны да федереация уздыра торган чараларга чакырабыз. Ә проблемагызны Казан шәһәре җитәкчелеге белән, һичшиксез, чишәрбез дип уйлыйм"

Казандагы махсус мәктәп директоры Светлана Полякова инвалид балаларга спорт мәйданчыгы төзү проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Ул әйткәнчә, чыгымнар 3 млн сумнан арта, ләкин зал булдыруны яңа законнар таләп итә.

Проблеманың кискенлеген аңлавын белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин әлеге үтенечне республика һәм Казан җитәкчелегенә җиткерәчәген вәгъдә итте.

Гражданнар белән очрашуда парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнаштылар.

Дәүләт Советы матбугат үзәге



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.