Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



















Фәрит Мөхәммәтшин талантлы яшьләр форумы экспертлары һәм катнашучылары белән очрашты

01 декабрь 2018, 17:39

Фәрит Мөхәммәтшин талантлы яшьләр форумы экспертлары һәм катнашучылары белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Талантларны ачу” республика форумы экспертлары һәм катнашучылары белән очрашты.

Казанда бишенче тапкыр уза торган форумда яшьләрнең иҗади һәм профессиональ яктан үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышалар. Анда кеше капиталын һәм талантлар белән идарәне үстерү өлкәсе экспертлары, Россия һәм чит ил уку йортлары студентлары, өлкән сыйныф укучылары, Татарстан һәм Россиядән читтә яшәүче яшь белгечләр катнаша.

«Без яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын эзлибез, бүген үз урыннарын тапкан актив яшьләрне күрәм, алар социаль челтәрләргә өстенлек бирүче, республика проектларында катнашмаучыларны ничек кызыксындыру турында уйлый”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Быел форумда Россиядән читтә яшәүче, шулай ук чит ил уку йортларында укудан соң туган Татарстанына кайткан 50 яшь белгеч катнашты.

«Татарстаннан киткән яшьләр үзләрен чит илләр базарында тапкан, икътисади структурада хезмәт куялар. Бу безнең республикада яхшы мәгариф системасы, безнең белгечләрнең көндәшлеккә сәләтле булуы турында сөйли», - диде ул.

Форумда инновацион гуманитар фән интеллектуаль-мәгариф мәйданчыгы булдыру, Сабан туе бәйрәмен халыкара фестиваль итү, көмәнле хатын-кызлар өчен медицина-социаль-психологик хезмәт булдыру турында сүз барды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары