Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото













Фәрит Мөхәммәтшин: «Социаль программалар һәр авылда эшләргә тиеш»

04 декабрь 2018, 18:17

Фәрит Мөхәммәтшин: «Социаль программалар  һәр авылда эшләргә тиеш»
4 декабрь­дә Дәү­ләт Советы Рәисе Фәрит Мө­хәм­мәтшин Татарстанның Спас районында авыл җирлегендә яшәүчеләрнең активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе уздырды.

Республика парламенты башлыгы утырышка кадәр җирле осталар җыйган авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карады. 

Очрашу ачып, Фәрит Мөхәммәтшин  авыл җирлегендә яшәүчеләрнең активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләрендә бүгенге көндә килеп туган мәсьәләләр хакында ачыктан-ачык сөйләшергә, фикер алышырга, һәр район яисә авыл җирлеге хакында аерым алып сөйләшү мөмкин булуына басым ясады.  Аеруча, парламент башлыгы,  республика күләмендә эшли торган 38  программаны  тормышка ашыру мәсьәләсенә игътибар юнәлтте. Аларның күбесе авыл кешеләренә уңайлы яшәү шартлары тудыруга юнәлтелгән.«Социаль программалар  һәр авылда эшләргә тиеш» - диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе сөткә сатып алу бәяләренең  түбәнәюе хакында әйтте. “Сатып алу бәяләре төшү белән крестьяннар терлекләрнең баш санын киметә башлады. Берни эшләп тә булмый. Сөтнең литрына бәяләр 12–14 сум булганда сыер тоту үзен акламаганын аңлый бит алар”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.   Ул әлеге шартларда да сыер тотудан баш тартмаган һәм республикада савым көтүен саклау турында кайгырткан кешеләргә рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республика бюджетыннан сөткә түбән сатып алу бәяләрен компенсацияләүгә авыл халкына 800 млн сум акча җибәрелгән. Ул шулай ук авыл дәрәҗәсендә зур булмаган кооперативлар булдырырга кирәклегенә игътибарны юнәлтте. “Без продукция җыюның бердәм системасын оештырачакбыз һәм авылда товар җитештерүчеләргә ярдәм итәчәкбез”, - дип вәгъдә итте Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

Зона семинар-киңәшмәсендә Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районнарга дәүләт ярдәме булганга терлекләрнең баш санын саклап калып булды, диде.

Уңай динамика Яңа Чишмә, Спас, Әлки, Аксубай һәм Чирмешән районнарында күзәтелә. Министр сүзләренчә, Татарстан – Россиядә хуҗалык итүнең кече формаларына һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә елына 2 млрд сум акча бүлеп бирелүче бердәнбер төбәк. Фермерларга грант ярдәме дә елдан-ел арта бара.

Дәүләт Советының матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары