Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Юрий Камалтынов Татарстанның 19 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшырды

05 декабрь 2018, 17:10

Юрий Камалтынов Татарстанның 19 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшырды
Бүген Татарстан парламенты бинасында республиканың җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов беренче тапкыр һәм янә сайланган 19 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшырды.

“Җәмәгать судьялар институты – халыкка бик якын. Сезнең эшчәнлек буенча суд системасына гына түгел, ә дәүләт хакимиятенең бөтен системасына никадәр дәрәҗәдә ышанырга мөмкинлеген бәялиләр. Сезнең карарларыгызның җентекләп тикшерелгән, төгәл, халыкка аңлаешлы булуларын һәм гамәлдәге законнар буенча кабул ителүен телим”, - диде Юрий Камалтынов.

Җәмәгать юстициясе – ул “Россия Федерациясе суд системасы пехотасы”, - диде Татарстан Югары суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин. “Гражданлык, административ эшләрнең күпчелеген, шулай ук җинаять эшләрен дә җәмәгать судьялары карый”, - диде ул.

Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин фикеренчә, “нәкъ менә җәмәгать судьялары суд имиджын булдыра”. “Безнең юрисдикция судлары карый торган эшләрнең 70 проценты җәмәгать судьяларына туры килә. Суд системасына мөрәҗәгать итә торган республика гражданнарының күпчелеге нәкъ безгә килә”, - диде ул.

"Татар-информ" МА язмасы буенча