Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Фәрит Мөхәммәтшин: Республика халкын цифрлы сигналлар белән тәэмин итү кирәк

06 декабрь 2018, 17:12

Фәрит Мөхәммәтшин: Республика халкын цифрлы сигналлар белән тәэмин итү кирәк
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын цифрлы сигналлар белән тәэмин итү кирәк, дип исәпли. Парламет башлыгы бу фикерен бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында узган киңәйтелгән утырышта белдерде.Киңәшмәдә РФ Федерация Советының Икътисад сәясәте буенча комитет рәисе Дмитрий Мезенцев, РФ Федерация Советының Мәгълүмати сәясәт буенча комитет рәисе Алексей Пушков, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, ТР элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Утырышта сүз Россия төбәкләренең аналоглы телетапшырулардан цифрлыга күчүгә әзерлеге турында барды. Парламет башлыгы әйтүенчә, цифрлы телевидениегә күчү тапшыруларның сыйфатын һәм сурәтен яхшыртачак.

“Бүген безне төбәк каналларының мультиплекска керү процессы борчый. Татарстан – күпмилләтле республика, шунлыктан әлеге төбәк үзенчәлеген сакларга кирәк. Моннан тыш, Республика халкын цифрлы сигналлар белән тәэмин итү кирәк. Без телевидениене коммуникациянең мөһим каналы итеп сакларга тиешбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Телевидениенең аналог стандартлардан цифрлыга күчүе 2019 елның февралендә башланачак. Бөтен ил буйлап “цифр”га бөтенләй күчеш 2019 елның июненә планлаштырылган.

Цифрлы форматта түләүсез 20 телевизион канал булачак. Аналоглы тапшыруларны финанслау ярты елдан төгәлләнәчәк.

Татарстанда бүгенге көннән икенче мультиплекс җибәрелгән. Республика халкының 99,3 проценты түләүсез ике мультиплекста цифрлы 20 канал кабул итә ала. Аның өчен 87 тапшыру станциясен файдалануга тапшыру таләп ителде. Шулардан өр-яңа төзелгәннәре - 25.

Бөтен Россиядә район һәм шәһәр телевидениесе кабельдә 22нче төймәдә булса гына исән калачак, дигән фикердә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

“Күп кенә район һәм шәһәр телевидениеләре өчен бик мөһим ихтыяҗ бар. Ул  - ул кабель челтәрләрендәге 22нче төймә. Бу позиция кабель операторларының теләкләрен чикләргә мөмкинлек бирә. Алар кабельле тапшыру өчен зур акча таләп итәргә дә, каналларны табарга кыен булган 500нче төймәгә озатырга да мөмкин”, - дип аңлатты Әминов.

Илшат Әминов төбәкләрдә эфир мультиплексларын булдыру кирәклеге турында да сөйләде. "Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры сүзләренчә, тапшыру лицензиясе бирү өчен тиешле бәйге уздырырга һәм “Россиядә төбәк телевидениесе үсешенең яңа эрасын” ачарга кирәк.

Цифрлы ТВ-сигнал эфирын алу зонасыннан читтә яшәгән Татарстан халкы иярченле телевидение җиһазлары сатып алу һәм монтажлау өчен тоткан чыгымнар субсидияләнәчәк дип белдерде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әлеге киңәшмәдә.

Иярченле телевидение җиһазын сатып алуга дәүләт ярдәме 4,9 мең сум, монтажлауга 2,4 мең сум булачак. 

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, иярченле телевидение җиһазлары сатып алуда һәм монтажлауда 157 торак пункт халкынының чыгымнарын компенсацияләү карары кабул ителде”, - дип аңлатты ул.

Моннан тыш, “Орион Экспресс” (“Телекарта” бренды) белән Татарстан халкы өчен абонент түләүсез, бәясе 4 меңнән кимрәк булган ташламалытариф бирү турында килешү булды, дип өстәде министр.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары