төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 28 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото


Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты хисап тотты

19 декабрь 2018, 16:48

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты хисап тотты
Бүгенге утырышта Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эше турында хисап тыңланды. Комитет Рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында комитетта барлыгы 14 депутат булуын, үз эшләрен Дәүләт Советы карары белән билгеләнгән 11 төп юнәлеш буенча алып баруларын әйтеп узды.

Агымдагы чакырылыш дәвамында Комитет үз вәкаләтләре буенча 51 закон проектын караган, 49 проект закон буларак кабул ителеп, Президент тарафыннан имзаланып, гамәлгә кергән.

 - Кабул ителгән законнар арасыннан ике законга игътибарыгызны юнәлтәсе килә. Мәдәният өлкәсендәге кайбер мәсьәләләр әлегә федераль законнар тарафыннан көйләнеп бетмәгән, һәм безнең комитет, шуны истә тотып, Мәдәният министрлыгы, белгечләр, галимнәр белән берлектә, Дәүләт Советына федераль үрнәге булмаган яңа закон проектлары әзерләп кертте, - диде Разил Вәлиев.

Шуларның берсе - 2016 елда кабул ителгән  “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында”гы закон.  "Әлеге Закон республикабызда театр эше өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуның нәтиҗәле механизмын булдыру өчен кирәк иде. Театрларга карата Татарстанда дәүләт тарафыннан да, тамашачылар тарафыннан да игътибар зур. Республикабызда 15 профессиональ дәүләт театрлары белән беррәттән 3 шәһәр-муниципаль театры һәм районнарда җирле, үзешчән театрлар да эшләп килә. Закон гарантияләгән мөмкинлекләрдән файдаланып, театрларыбыз үзләренең матди-финанс һәм иҗади ресурсларын ныгыта алырлар дип ышанабыз"  - диде ул.

2018 елның 1 гыйнварыннан “Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында” Татарстан Республикасы Законы гамәлгә керде. Әлеге закон республикабыз халыкларының матди булмаган мәдәни мирас объектларын ачыклау, саклап калу, өйрәнү, алардан файдалану һәм аларны популярлаштыру өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу максатында эшләнгән.

Бу чакырылыш дәвамында республика законнарын камилләштерү, аларны федераль законнарга туры китерү йөзеннән “Мәгариф турында”, “Мәдәният турында”, “Татарстан Республикасында милли-мәдәни автономияләр турында”, “Вөҗдан иреге турында һәм дини оешмалар турында”, “Китапханәләр һәм китапханә эше турында”, “Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында”гы һәм башка Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертелгән.  “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында”гы закон, кертелгән үзгәрешләр бик күп булу сәбәпле, заман таләпләренә туры китерелеп, 2015 елда тулысынча яңартылган редакциядә расланган.

 - Архив эше өлкәсендә республикада үзгәрешләр шактый булу сәбәпле, әлеге өлкәне җайга салуны камилләштерү йөзеннән, 2017 елда «Татарстан Республикасында Архив эше турында»гы Татарстан Республикасының яңа законы кабул ителде, 1996 елгы «Татарстан Республикасының Архив фонды һәм архивлар турында»гы законы гамәлдән чыгарылды, - диде комитет рәисе.

Хисап тоту чорында Комитет 52 утырыш уздырган. Шуларның сигезе күчмә рәвештә уздырылган. Комитет Алабуга,  Арча,  Питрәч районнарына чыккан, башкаланың уку йортлары эшчәнлекләре белән танышкан.

- Комитетның һәр утырышында контроль мәсьәләләр карала дисәм, һич ялгыш булмас. Безнең Комитет карамагындагы мәсьәләләр үзара бик нык бәйләнгән, бу чакырылыш дәвамында милли мәсьәләләр аерым игътибар үзәгендә булды. Бу темага берничә түгәрәк өстәл уздырылды, Комитет утырышларында дәүләт телләрен укыту, милли мәгарифне үстерү, кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды, Дәүләт Думасына мөрәҗәгатьләр әзерләнде. Бүгенге вәзгыятьне һәркем белә, без яңа федераль стандартларны көтәбез, ил җитәкчелеге тарафыннан туган телләрне укыту концепциясен булдыру вәгъдә ителде, милли телләрне саклау һәм үстерү фонды оештырыла. Безгә исә Татарстанның күпмилләтле байлыгын саклау һәм үстерү өлкәсендә кулыбыздан килгәнне башкара торырга кирәк, - диде Разил Вәлиев.

Ул комитет утырышларының берсендә, җәмәгатьчелек мөрәҗәгатьләрен искә алып, республикада Милли кием көне булдыру тәкъдиме белән чыгуларын искә төшерде. "Республикада яшәүче милләтләрнең мәдәни мирасын популярлаштыру, милләтара дуслыкны ныгыту өчен менә дигән чара бит бу. Елга бер тапкыр булса да һәр милләт вәкиле үз халкының милли киемнәрен киеп урамга чыкса, яисә эшкә килсә, алардан күреп башкалар да үз милләте, рухи мирасы, милли киемнәре тарихы белән кызыксына башлар иде. Бу хәрәкәт милли кием җитештерү, аның яңа, заманча үрнәкләрен булдыру, халык һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерүгә дә ярдәм итәр иде. Мәсәлән, Адыгей Республикасының “Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы законында Милли адыг (чиркәс) костюмы көне (28 сентябрь) истәлекле дата буларак билгеләнгән, һәм ул көнне зурлап бәйрәм итәләр, һәркем, шул исәптән хакимият әһелләре дә, ул көнне милли киемнән йөри. Заманында Шиһабетдин Мәрҗани милләтнең өч төп билгесе дип туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милли киемне атаган булган. Ә без бүген әкренләп чын милли киемнәребезне оныта барабыз. Әлегә бу тәкъдим буенча фикер алышу бара, мәсьәлә уңай хәл ителер, дип өметләнәбез", - диде ул.

Депутат Таһир Һадиев “Милли киемнәр көнен билгеләүгә нәрсә комачаулый” дип кызыксынды. “Берни комачаулый. Бу мәсьәлә Хөкүмәттә бер ел дәвамында өйрәнелә, әмма никтер карар кабул ителми”, - дип җавап бирде Разил Вәлиев.

“Елга бер тапкыр Милли киемнәр көнен билгеләп узу турында сүз бара. Һәр милләт үз киемендә киенгән очракта, бу һәр милләтне саклау өчен бер этәргеч булыр иде" , - дип коллегасы Разил Вәлиевнең сүзен җөпләде Таһир Һадиев.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә буенча уйларга кирәк дип белдерде.

Комитет башлыгы башка республика һәм өлкә парламентларның комитетлары белән үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур игътибар бирүләрен әйтеп, 2016 елда Ижау шәһәрендә Удмурт парламенты вәкилләре белән бергәләп “Телләр турындагы законнарны гамәлгә ашыру, милли иҗтимагый оешмалар белән мөнәсәбәтләр мәсьәләләре” темасына түгәрәк өстәл уздырылуын әйтте. 2018 елда Чабаксар шәһәрендә Чуваш Республикасы Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә “Халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен саклау һәм үстерү” турында түгәрәк өстәл оештырылган.

Комитет эшен тагын да нәтиҗәлерәк итү, мәсьәләләрне карап тикшерүгә белгечләр җәлеп итү йөзеннән Комитет каршында Экспертлар советы оештырылган.



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.