Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




“Мәрхәмәт – Милосердие” берләшмәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

21 декабрь 2018, 14:03

“Мәрхәмәт – Милосердие” берләшмәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды
Татарстанда балалар социаль реабилитация учрежденияләренә быел 45 миллион сум акча бирелде. Шуларның 40 процентын бюджеттан тыш хәйрия акчасы тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова бүген Дәүләт Советында узган һәм берләшмәнең еллык эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат утырышында белдерде.

Татьяна Ларионова әйтүенчә, Татарстанда хәзерге вакытта 15 мең мөмкинлекләре чикләнгән бала яши. Шуларның яртысы реабилитация үзәкләрендә ярдәм ала.

“Без үзебезгә шудный принцип куйдык”, - ди Татьяна Ларионова. – “Әгәр Президентыбыз ел саен социаль реабилитация учрежденияләренә бюджеттан акча бүлеп бирә икән, без һәрбер дәүләт тарафыннан бирелгән сумга 50 процент хәйрия акчасын җәлеп итәргә тиешбез. Һәм без бу максатка ирешә алдык дип әйтә алам. 27 миллион сум бюждет акчасына без быел 18 миллион сум хәйрия акчасын җыя алдык”.

Татьяна Ларионова сүзләре буенча бу акчалар Республикадагы 12 реабилитация үзәгендә яңа кабинетлар ачырга, спорт мәйданчыкларын яңартырга һәм бүлмәләрне заманча техника белән җиһазлаштырырга ярдәм итте.

Татарстанда балалар туу саны үткән елга караганда 3,5 процентка кимегән. Татьяна Ларионова китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанның биш районы – Әлки, Әтнә, Югары Ослан, Яңа Чишмә һәм Теләче районнары – социаль-демографик иминлик буенча беренче урында бара. “Шулай да, Республиканың 11 районы демографик авырлыклар кичерә”, - диде ул.

“Авыр вәзгыятькә карамастан, Татарстанда туучылар саны үлүчеләр саныннан артык һәм без бу мәсьәлә буенча Идел буе федераль округының бердәнбер төбәге булып калабыз”, - диде Татьяна Ларионова.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары