Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Фәрит Мөхәммәтшин "Парламент дәресе" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде

20 декабрь 2018, 14:16

Фәрит Мөхәммәтшин "Парламент дәресе" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Парламент дәресе-2018" кысаларында узган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде. Парламентка балалар рәсемнәре, иншалар, эссе, видеороликлар һәм проектлар конкурсларының сигез номинациясендә 47 җиңүче чакырылган иде.

"Безнең мәктәп укучыларына парламент дәресе буларак хокукый белем бирүнең мондый формасы күптән инде республикада үзен танытты", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент дәресе - ул яшь буынның хокукый культурасын камилләштерүгә юнәлдерелгән яңа тәрбия технологиясе, дип өстәде ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова фикеренчә, парламент дәресе катнашучылар өчен үзенчәлекле социаль лифт булды. "Парламент дәресләрендә без дәреслекләр битләрендә булмаган белем бирәбез", - дип ассызыклады ул.

Быел парламент дәресе Татарстанның барлык мәктәпләрендә узды һәм "Парламент, җәмгыять һәм мин" темасына багышланды. Парламент дәресе кысаларында иҗади конкурслар узды. Республика этабында Татарстанның барлык районнарыннан 1-11 нче сыйныф укучылары катнашты. 

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары