Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Казанда балаларны йогышлы авырулардан дәвалау урыннары җитмәү кискен проблемага әйләнгән

20 декабрь 2018, 12:31

Казанда балаларны йогышлы авырулардан дәвалау урыннары җитмәү кискен проблемага әйләнгән
Казанда йогышлы авырулар хастаханәләрендә балаларны дәвалау өчен урыннар җитәрлек түгел. Әлеге проблема бүген Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә күтәрелде. Биредә ТР Дәүләт Советы Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышы узды.

“Казан хастаханәләрендә йогышлы авырулар бүлегендәге ятаклар саны балалар инфекцияләре күләмен күтәрә алмый”, - ди ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов. Ул балалар хастаханәләрендә йогышлы авырулардан дәвалау ятаклары саны 10 мең кешегә 5,3 тәшкил итүен әйтте. Соңгы биш елда ятаклар 20 процентка кимегән, ә балалар саны 12,6 процентка арткан.

Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең балалар клиникасы 1968 елда эшли башлый. 2014 елга кадәр учреждениедә бер тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган, бина һәм медицина җиһазларының 70 проценты таушалган хәлдә. 2014-2015 елларда ТР Президенты һәм Хөкүмәте фәрманы буенча, капиталь ремонтка республика бюджетыннан 44 млн 492 мең сум акча бүлеп бирелгән.

“Ләкин барыбер бина заманча санитар-эпидемиологик норматив таләпләргә җавап бирми”, - диде Осипов. Аның сүзләренчә, я Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең балалар стационарының икенче чиратын, я 7 нче балалар хастаханәсендә инфекцион авырулар блогын төзү кирәк.

“Республика йогышлы авырулар хастаханәсе тулган вакытта, Республика балалар клиник хастаханәсенең (ДРКБ) йогышлы авырулар диагностикасы бүлеге җиңелчә, аз йогышлы очраклар буенча ярдәмгә килә. Монысын яшереп булмый”, - ди Сергей Осипов. Шулай ук, аның сүзләренчә, Казанда үтә көчле авырулар кизүе вакытында, ел саен балалар стационарларында 160 лап ятакның профиле үзгәртелә.

Депутатлар балалар йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзүне тизләтергә кирәк дигән карарга килделәр.

"Татар-информ" МА язмасы буенча