Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Юрий Камалтынов сайлаулар турында: "Дәүләт Советы үз эшен төгәл башкарачак"

20 декабрь 2018, 17:39

Юрий Камалтынов сайлаулар турында: "Дәүләт Советы үз эшен төгәл башкарачак"
Татарстан Дәүләт Советы, нинди составта булуга карамастан, үз эшен төгәл башкарачак. Бу хакта республика парламенты рәисе урынбасары, Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов матбугат конференциясендә 2019 елда булачак сайлаулар турындагы сорауга җавабында әйтте.

“Состав буенча персональ үзгәрешләргә килгәндә, аның булачагына мин шикләнмим. Сайлауларда Дәүләт Советы һәрчак шактый үзгәрә. Һәм бу гадәти күренеш, чөнки яңа кешеләр килергә, яңа идеяләр туарга тиеш. Иң әһәмиятлесе - буыннан буынга күчеп килә торган тәртип сакланачак.

Ул кешеләр аша, хәл ителә торган мәсьәләләр һәм максат-бурычлар аша саклана. Дәүләт Советы нинди кешеләрдән торса да, үз функциясен төгәл үтәячәгенә ышанам”, - диде спикер. Ул шулай ук сайлау алды кампаниясе вакытында көрәш элеккегә караганда кискенрәк булачагын әйтте.

“Бүген сәяси партия буларак “Бердәм Россия”гә тәнкыйть җиткерергә теләүчеләр бик күп, ә без үзебезне барлык партияләрдән дистанциядә тота алмыйбыз. Республикада безнең башлангыч оешмалар күпме эшләүгә карамастан, без бер “Бердәм Россия” зур мәйданында эшлибез.

Әмма мин безнең республика партия оешмасы, булган тәҗрибә, практика һәм авторитетны исәпкә алып, яңа составта күбрәк һәм сыйфатлырак итеп тәкъдим ителәчәгенә ышанам”, - диде ул. 2019 елда Татарстан Дәүләт Советына депутатлар, 2020 елда Татарстан Президентын сайлау һәм муниципаль сайлаулар, 2021 елда Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар узачак.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары