төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото











“Парламент газетасы” Татарстанга килде

11 гыйнвар 2019, 13:56

“Парламент газетасы” Татарстанга килде
Татарстанда яңа проект: РФ Федераль Җыены рәсми басмасы “Парламент газетасы”ның төбәктәге “Парламент газетасы. Татарстан” газетасы дөнья күрде. Илдә кабул ителә торган мөһим законнар белән шул газета аша танышып була. “Татар-информ” агентлыгында шул уңайдан матбугат конференциясе узды.

“Парламент газетасы”на 1998 елда нигез салына. Хәзерге вакытта атнасына бер җомга саен 60 меңнән артык данә тираж белән чыгып килә. Басманың кәгазь һәм электрон версияләренең гомуми аудиториясе 2018 елда 20 млн кешедән артык дип исәпләнә.
Татарстан законнар, аларны кабул итүчеләр турында газета чыгаручы Россиядә унберенче һәм Идел буе округында (Саратовтан соң) икенче төбәк булды. “Парламент газетасы” баш редакторы Александр Коренников әйтүенчә, “Парламент газетасы” журналистлары законнарның халыкның, төрле һөнәр ияләренең тормышына ничек кагылуын гади һәм аңлаешлы тел белән укучыга аңлату максатын күздә тота.

“Газета депутат, сенаторлар өчен генә түгел, ул, беренче чиратта, законнарның асылы турында кешегә оператив, дөрес мәгълүмат җиткерү өчен чыгарыла. Әгәр җәмгыятьтә кайсы да булса өлкәдә проблемалар булса, аның сәбәбе законның начар үтәлешендә булырга мөмкин. Без шул проблемаларны өйрәнмәкче булабыз”, - диде Александр Коренников.

Аның сүзләренчә, “Парламент газетасы” редакциясе басманың эчтәлегенә, материалларның ничек укылышына даими анализ ясый. “Татарстан тәҗрибәсе турында федераль укучы хәбәрдар булырга тиеш. Законнар турында язганда, инициаторы Татарстан булганнарын күрсәтеп барачакбыз. Укучы Татарстанның кайсы өлкәләрдә алдынгы булуын белергә тиеш”, - диде.

“Республика Татарстан” газетасы баш редакторы Александр Латышев фикеренчә, газетаның беренче номерын "төерле коймак" дип атап булмый. Анда шактый кызыклы, файдалы материаллар дөнья күргән. “Беренче санны чыгару эше җиңел генә булмады, ләкин без нәтиҗәсеннән канәгать. Хәзер чираттагы санын эшлибез. Киләчәккә планнар да билгелибез. Бу җитди эш”, – диде ул.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.