Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугат көне белән котлавы

12 гыйнвар 2019, 10:21

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугат көне белән котлавы
Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм бу күркәм һөнәрне әле генә үзләштерә башлаган яшь каләм әһелләре, шулай ук матбугат басмасын әзерләүчеләр, бастыручылар һәм таратучылар! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

XXI гасырны яңа технологияләр алга киткән чор дип атарга мөмкин.  Телевидение, радио, интернет-басмалар һәм гадәти вакытлы матбугат компьютер һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге  яңа казанышлар белән көннән-көн күбрәк кораллана. Ләкин көндәлек тормышыбызга электрон коммуникация чаралары никадәр тирәнгәрәк үтеп кермәсен, журналист сүзе элеккечә әһәмияткә ия булып кала һәм аңа ихтыяҗ кимеми.

 Безнең илдә журналистлар аеруча ихтирамга лаек, һәрвакыт “алгы сызыкта”, вакыйгаларның үзәгендә кайный.  Җәмгыять сездән фактларны дөрес бәян итү белән беррәттән, яктыртылган вакыйгаларга карата тирән һәм гадел фикер дә көтә. Беркемгә дә сер түгел, нәкъ менә массакүләм мәгълүмат чаралары күп очракта иҗтимагый фикер тудыра һәм рухи-әхлакый, сәяси юнәлеш бирә. Шуңа күрә сезнең иҗади осталыгыгыз,  социаль җаваплы мөнәсәбәтегез һәм сәяси өлгергәнлек, толерантлык, гаделлек кебек сыйфатларыгыз эшегезнең асыл нигезен тәшкил итә. 

Кадерле дуслар! Россия матбугат көне белән котлап, Татарстан медиа-җәмәгатьчелегенә бик мөһим һәм кирәкле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен юллыйм.

Сезнең һөнәри осталык, тугрылык һәм актив граждан позициясе киләчәктә дә журналистика үсешенә,  Россия һәм Татарстан  халыкларының  милли матбугатын һәм мәдәниятен үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа  иҗат уңышлары,  күтәренке рух һәм  исәнлек-саулык телим. Бәйрәм белән!