Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәмммәтши:"Татарстан хакимияте, иҗтимагый һәм сәяси институтлар шелтәләргә колак салу гына түгел, оператив реакциясен дә күрсәтергә әзер”

14 гыйнвар 2019, 17:28

Фәрит Мөхәмммәтши:"Татарстан хакимияте, иҗтимагый һәм сәяси институтлар шелтәләргә колак салу гына түгел, оператив реакциясен дә күрсәтергә әзер”
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Россия матбугаты көненә багышланган чарада катнашты.

Очрашуга республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары чакырылган иде. 2019 ел Театр елы дип игълан ителгәнлектән, чараны биредә уздырырга уйлаганнар. Дәүләт Советы депутаты, театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов та очрашуны театрда уздыруда булышлык күрсәткән.

“Театр елы булгач, игътибарыгызны шул темага җәлеп итәсе килә. Рәүфәл Мөхәммәтҗановка рәхмәт, без киләсе булгач, чыршыны да алып куймадылар”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Бүгенге чарада каләм ияләрен театрның сәхнә артында башкарыла торган костюмнар тегү, декорацияләр әзерләү кебек эшләр белән дә таныштырдылар.

“Журналист – информатор, аналитик, киңәшче, язучы, тәнкыйтьче дә. Гадел, объектив анализ бирү, тиешле урында тәнкыйтьли белү кирәк. Хакимият конструктив, дөрес һәм урынлы тәнкыйтькә мохтаҗ. Татарстан хакимияте, иҗтимагый һәм сәяси институтлар шелтәләргә колак салу гына түгел, оператив реакциясен дә күрсәтергә әзер”, - диде Фәрит Мөхәмммәтшин.

Ул журналист кешенең проблемаларны да үткен кабул итүен әйтте. “Журналистларны юкка гына “дүртенче хакимият” дип әйтмиләр. Конституциядә ул хакта әйтелмәсә дә, керткән өлешегез буенча сез моңа лаек. Сездә хакимият чыннан да бар, чөнки эшегез аша теге яки бу сораулар буенча иҗтимагый фикер тудырасыз”, - диде Парламент башлыгы.

“Журналист – киңкырлы, җаваплы һөнәр. Эшегезгә бәяне хезмәтләрегез аша Татарстан халкы да бирә. Федераль массакүләм мәгълүмат чаралары да республика журналистикасын югары бәяли”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның әйтүенчә, журналист зиһенлеген, талантын да күрсәтергә тиеш. Ул исемсез, чыганаксыз, расланмаган мәгълүмат урнаштыру газетаның абруен югалтуын искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин футбол буенча дөнья чемпионатында да журналистларның үз эшен зур осталык белән башкарганнарын билгеләп үтте. “Без халыкның менталитетын, йөзен күрсәтә, дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итә алдык”, - диде ул.

Чарада бер төркем каләм ияләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары