Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы кайгы уртаклаша

16 гыйнвар 2019, 17:51

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы кайгы уртаклаша
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы татар халкының бөек улы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык артисты, татар музыка сәнгатенең якты йолдызы Шакиров Илһам Гыйльметдин улының вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең туганнарының һәм барлык татар халкының тирән кайгысын уртаклаша.