Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Фәрит Мөхәммәтшин Лаешта рухи музыка концертын карады

16 гыйнвар 2019, 10:45

Фәрит Мөхәммәтшин Лаешта рухи музыка концертын карады
15 гыйнварда Лаеш шәһәрендәге Мәдәният йортында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хәләл җефете Казан шәһәренең Изге Варвара чиркәве “Варвара” хоры концертын карады.

Концертта рус, испан һәм татар телләрендә композицияләр яңгырады. Фәрит Мөхәммәтшин коллективка концерт өчен рәхмәт белдерде һәм рухи музыкага һәрвакыт ихтыяҗ булачагын әйтте.

“Бүген мин күңелем белән ял иттем, сез дә шундый хисләр кичерәсездер. Татарстанда 170тән артык милләт дус-тату яши, биредә аларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр. Мондый чаралар һәр милләтнең үз үзенчәлеге булуын, безнең өчен һәрберсе бертөрле кадерле булуын аңлларга ярдәм итә. Без дус яшәдек, дус яшибез һәм дус яшәячәкбез”, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан үзен концертка Фәрит Мөхәммәтшин чакыруын әйтте. “Бу безнең республикада күп гасырлар дәвамында яшәгән барлык милләт һәм дин вәкилләренә хөрмәт булуын дәлилли”, - диде ул.

Чарада шулай ук Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов булды. Митрополит Феофан Алексей Демидовка концертны оештырган өчен рәхмәт әйтте.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев “Варвара” коллективына Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук республикада яшәүче халыкларның традицияләрен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү мөһим бурычларның берсе булуын искәртте.

Лаеш районы матбугат хезмәте язмасы буенча