Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсе делегациясе белән очташты

17 гыйнвар 2019, 15:24

Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсе делегациясе белән очташты
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әстерхан өлкәсе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Делегацияне өлкәнең вице-губернаторы - Хөкүмәт рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәсүл Солтанов җитәкли. Очрашуда ике регионның парламентлары арасындагы хезмәттәшлек, сәүдә-икътисад һәм мәдәният өлкәсендә элемтәләрне ныгыту турында сүз барды.

Эшлекле мөнәсәбәтләр өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдереп, Рәсүл Солтанов Әстерхан өлкәсенең күп кенә өлкәләрдәге Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксынуын белдерде. Аерым алганда ул безнең республикада оештырылган агропаркларны мактап телгә алды һәм шундый икътисадый зорналарны үзләрендәге муниципалитетларда да оештыру планнары белән уртаклашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кунакларга шәхси, фермерлык һәм крестьян хуҗалыкларына дәүләт ярдәме күрсәтүгә исәпләнгән республика программалары турында сөйләде. Аның фикеренчә, республика парламенты кабул иткән "ТР территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә дәүләт ярдәме туртында" закон бу юнәлештә бик зур этәргес булды.

Дәүләт Советының яңа законнар белән эшләве турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентарийларының инициативаларын Әстерхан депутатлары хуплавын рәхмәт белән искә алды. Делегация җитәкчесе үтенече белән, ул шулай ук 2014 елда кабул ителгән "ТРда йорт хайваннары асрауның аерым сораулары турында" Татарстан законы турында сөйләде.

Әңгәмә барышында Фәрит Мөхәммәтшин җирле татарларга һәрьяклы ярдәм күрсәтеп торган өчен Әстерхан өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Очрашуда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Әстерхан өлкәсенең халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Афанасьев, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев катнаштылар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте