Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Илһам Шакировны соңгы юлга озатты

18 гыйнвар 2019, 15:40

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстаның һәм Россиянең Халык артисты, Тукай исемендәге республика бүләге иясе, татар милли музыка сәнгатенең атаклы вәкиле Илһам Шакировны соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, парламент депутатлары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, җырчының иҗатын яратучылар катнашты.

"Мондый кешеләр хәтердә мәңгелеккә калачак, - диде президен Рөстәм Миңнеханов. - Без Илһам абыйны җыр сәнгатенең эталоны, барлык җырчыларга үрнәк итеп карыйбыз. аның таланты, кабатланмас тавышы татар җырын бөтен дөньяга танытты.. Без аның исемен мәңгеләштерергә тиеш".

Ул 2-3 айдан соң Kazan Expo күргәзмә үзәгендә яңа концерт залы төзелеп бетәчәген искә төшерде һәм аңа Илһам Шакиров исемен бирергә тәкъдим итте.

Татарстанның беренче президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, Илһам Шакиров исемендәге җыр конкурсы оештыру аның исемен мәңгеләштерүнең бер мөмкинлеге булачак. "Илһам Шкиров бөтен сәләтен халыкка хезмәткә бирде, үзеннән соң бай мирас калдырды, - диде ул. - Аның кабатланмас тавышы, җырлары безгә бөек шагыйрьләребез, җырларыбыз һәм моңыбызны кабат-кабат кайтарды".

Атаклы татар җырчысы Илһам Шакиров 16 гынвар көнне вафат булды. Халык артисты Казанның Яңа татар зиратында күмелде.

 

Дәүләт Советы матбугат хезмәте