төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 28 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото








Фәрит Мөхәммәтшин, Владислав Третьяк һәм Дмитрий Чернышенко КХЛ йолдызлары матчы алдыннан символик рәвештә алка ыргыттылар

21 гыйнвар 2019, 11:32

Фәрит Мөхәммәтшин, Владислав Третьяк һәм Дмитрий Чернышенко КХЛ йолдызлары матчы алдыннан символик рәвештә алка ыргыттылар
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россиянең Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, КХЛ президенты Дмитрий Чернышенко КХЛ йолдызлары матчы тантанасын ачуда катнаштылар. Бу чара "Хоккей йолдызлары атнасы" ярышыларының финалы булды.

Турнирны оештыручыларны, катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Зур хоккей бәйрәмен уздыру өчен барган көрәштә җиңеп чыгуын һәм илебезнең  хоккей йолдызлары уеннары белән тәмамлавын әйтте. Бу урында хокккей турнирларының Казаннан гаире Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә узуын билгеләп үтү кирәктер.

"Бу бәйрәм безгә спортның егетлек өлгесе булган хоккей тантаналарына тагын бер кат чумарга мөмкинлек бирде. Без әлеге матур бәйрәмнең бездә узуын кабат-кабат искә алырбыз әле. Татарстанда хоккейны яраталар, шулай бит?" - дип мөрәҗәгать итте парламент башлыгы җанатарларга һәм меңләгән кеше сыйдырышлы боз сарае бу сүзләрнең хаклыгын раслап гүләп куйды.

Татарстанда ясалма бозлы сорт сарайлары күпләп төзелде, яшьләргә һәм ветераннарга хоккей белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылды, дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Бу урында кичә "Татнефть Арена"да КХЛ катнашында  мастер-шоу узуын, анда мәртәбәле кунак буларак Халыкара хоккей федерациясе президенты Рене Фазель катнашуын искә төшерү кирәктер. Фәрит Мөхәммәтшин Фазель әфәнденең Татарстанда "Хоккей йолдызлары атнасы" кысаларында узган чараларга югары бәя бирүен әйтте.

"Яшәсен хоккей! Бүген оттыручылар булмаячак, җанатарлар җиңүче булачак!" - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Федераль журналистларның соравына җавап биреп, Татарстан парламенты башлыгы республикада "Хоккей йолдызлары атнасы" узу Татарстанның хоккей мәктәбен һәм "Ак барс" клубын тану һәм аңа ышаныч белдерү дип бәяләде.

"Бәйрәмгә хоккей сөючеләр күпләп килде. Бу чара Татарстанда гына түгел, бәлки Россия Федерациясендә дә хоккейның яңа үсеш алуына этәргеч бирер дип уйлыйм", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Владислав Третьяк  республикада кырыктан артык хоккей мәйданчыгы булуына соклануын белдерде. "Хоккей стадионнары саны буенча республика Мәскәүдән кала икенче урында тора. Бу күрсәткеч Татарстанда хоккейны белеп һәм яратып уйнаулары турында сөйли", - диде ул.

Дмитрий Чернышенко әлеге чараларның югары кимәлдә узуына басым ясады. "Казан, һичшиксез, Россиянең спорт башкаласы", - диде ул.

"Оештыручылар "Хоккей йолдызлары атнасы"н бик югары дәрәҗәдә уздырдылар, бу биеклекне саклау җиңелдән булмаячак, - диде ул матбугат әһелләре белән аралашканда. -  Татарстанда уенннар өч шәһәрдә барды, аларның өчесе дә үзен хаклы рәвештә хоккейны үстерү үзәге дип саный ала".

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.