Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Фәрит Мөхәммәтшин: "Узган елда туризм нефть кластеры белән беррәттән республика икътисадының төп тармагы булды"

21 гыйнвар 2019, 16:07

Фәрит Мөхәммәтшин: "Узган елда туризм нефть кластеры белән беррәттән республика икътисадының төп тармагы булды"
2018 елда туризм Татарстан бюджетына 28 миллиард сумнан артык акча китергән. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясендә шулай дип белдерде.

«Шуны ышанып әйтәм алам: туризм нефть кластеры белән беррәттән республика икътисадының төп тармагы булды. 2018 елда ул 28 миллиард сумнан артык керем китерде. Бу 2017 ел белән чагыштырганда, 37 процентка артыграк», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, республиканың туристик потенциалны үстерү өчен уникаль мөмкинлекләре бар. Ул Татарстан Хөкүмәтенең туризм индустриясенә алга таба да ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, 2018 елда Татарстанга 345 мең 757 чит ил туристы килгән

«Татарстан Республикасына килгән чит ил гражданнары саны, 2017 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, 24,3 процентка артты», - дип искәртте Сергей Иванов.

 2017 елда Татарстанга чит илләрдән – 278 мең, 2016 елда 250 мең турист килгән булган.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркиядән килгән туристлар саны аеруча нык арткан.

"Шуның белән бергә, республикада эчке туризм җитәрлек дәрәҗәдә үсеш кичермәгән", -  диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм татарстанлылар белән активрак эшләргә чакырды. Коллегиядә катнашучылар аның әлеге сүзләрен алкышларга күмде.

«Без республиканың эчендә туризмны үстерү белән бик начар шөгыльләнәбез. Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге хакында гына ишетеп белгән меңләгән татарстанлы хәтта Казан Кремлендә дә булмаган! Республикада 4 миллионга якын кеше гомер итә, ә без чит ил туристлары артыннан чабабыз», - диде Татарстан парламенты башлыгы.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары