Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшинга «Хезмәттәге казанышлары өчен» билгесе тапшырылды

23 гыйнвар 2019, 10:20

Фәрит Мөхәммәтшинга «Хезмәттәге казанышлары өчен» билгесе тапшырылды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең эш бүлмәсендә «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, Социалистик Хезмәт герое Илдус Мостюков белән очрашты.

Илдус Мостюков республика парламенты башлыгына Советлар Союзы һәм  Социалистик Хезмәт геройларын, Россия Федерациясе геройларын, Сугыш һәм Хезмәт даны орденнарының тулы кавалерларын берләштерә торган «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге хакында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин Илдус Мостюковка зур хәрәкәтчән эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул аңа нык сәламәтлек һәм күңел көрлеге теләде. Илдус Мостюков узган елда  90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Бу уңайдан ул Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасын алды.

Әлеге очрашуда Илдус Мостюков Татарстан парламенты башлыгына бөтенроссия иҗтимагый оешмасының югары бүләген - «Хезмәттәге казанышлары өчен» мактау билгесен тапшырды. Ул республикада ике кешенең генә әлеге югары билге белән бүләкләнүен әйтте.

«Татарстан Геройлары» оешмасы билгеләре белән җитештерү, фән, мәдәният, спорт өлкәсендә һәм иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән гражданнар бүләкләнә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Эдуард Мөхәммәтҗанов фотолары