Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Татьяна Ларионова ЗАГС Идарәсе коллегиясе утырышында катнашты

22 гыйнвар 2019, 10:42

Татьяна Ларионова ЗАГС Идарәсе коллегиясе утырышында катнашты
21 гыйнвар көнне Казанда республика хөкүмәте каршындагы ЗАГС Идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегиясе утырышы булып узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты. Ул анда "Нык гаилә" проекты турында сөйләде.

ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева хисап нотыгында билгеләп үткәнчә, Татарстанда балалар туу күрсәткече яхшыра башлаган. Бу исә федераль һәм республика программаларының уңай тәэсире турында сөйли. аның сүзләренчә, аналар һәм балалар мәнфәгатьләрен кайгырту чаралары киң кулланыла, димәк, киләчәктә республиканың демографик үсеш юлына күчүе турында уйланырга нигез бар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үз чыгышында Идарәнең парламенттагы "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм "Нык гаилә" дигән партия проектының иҗтимагый советы белән хезмәттәшлек итүенә игътибар юнәлтте.

Утырышта шулай ук РТ Премьер-министры урынбасары ләйлә Фазлыева, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаштылар.

Матбугат хезмәте