Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Фәрит Мөхәммәтшин Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Максим Фатеев белән очрашты

24 гыйнвар 2019, 17:49

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Максим Фатеев белән очрашты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда WorldSkills-2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашу өчен килгән Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Максим Фатеевны кабул итте.

Максим Фатеев Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының агымдагы эшчәнлеге турында сөйләде һәм төбәкләр белән эшләүгә аерым тукталды. Фатеев Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы структурасында әлеге юнәлешне алып бара.

Фәрит Мөхәммәтшин Сәүдә-сәнәгать палатасы алга таба да ил икътисадын модернизацияләүгә ярдәм итү, инвестицияләр җәлеп итү, эшлекле даирәләрнең мәнфәгатьләрен яклау буенча үз миссиясен тулысынча үтәр, диде. Ул шулай ук ил төбәкләрендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен кирәкле ярдәм күрсәтер, дип ышаныч белдерде.

Моннан тыш, яклар быел Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатына әзерлекнең барышы турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев катнашты.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте