төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото































Татарстанда журналистика бар, дип саный Фәрит Мөхәммштшин

24 гыйнвар 2019, 17:00

Татарстанда журналистика бар, дип саный Фәрит Мөхәммштшин
Ил күләмендә төбәкләр арасында иң күпсанлы журналистлар оешмасы булган Татарстан журналистлар союзы рәисе итеп "Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов сайланды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән медиабергәлек вәкилләрен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

«Узган елның декабрь аенда Журналистлар берлеге оешуга 100 ел булды, - дип искә алды Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан  журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, съездны ачып, - без заман таләпләре журналистикага аеруча катгый булган чорда җыелдык. Безне "цифр" белән сыныйлар, Интернет һәм челтәрләр хакимлек итәргә омтыла, тиражлар кими, рейтинг, укучылар һәм тамашачыларның ышанычы какшый, икътисади көйсезлекләр - һәммәсе бергә туры килде. Әмма, яшәү дәверен без сайлап ала алмыйбыз, бу чорда дөньяга килгәнбез икән, яшәргә кирәк».

Әлеге истәлекле датага Журналистлар берлеге ныклап әзерләнгән: тикшерүләр үткәрелгән, тарихи чыганаклар  бөртекләп өйрәнелгән. Шуңа да карамастан, "ак таплар" калган әле.   "Әйдәгез, бүгенге көн белән генә яшәмик, - дип мөрәҗәгатъ итте Римма Ратникова коллегаларына, - әлегә тарихи фактларны,   видеокадрларны һәм фотографияләрне эзләп табарга мөмкинлекләр бар, бу эшләрне башкарып калырга кирәк".

Узган елда Татарстан журналистикасының электрон энциклопедиясен булдыру эшенә керешкәннәр. Римма Ратникова фикеренчә, республика шәһәрләре һәм районнары үсешенә зур өлеш керткән журналистларның исемен мәңгеләштерү актуаль булып кала. Ике ел элек Флорид Әгъзәмовка мемориаль такта куелды, К(И)ФУда бер аудитория аның исемен йөртә. Хәзер  журналистлар бергәлеге Казан урамнарының берсенә  чирек гасыр Журналистлар берлеген җитәкләгән Шәмси Хамматов исемен бирү артыннан йөри.

Бүгенге көндә Татарстан журналистлар союзы 1100 әгъзаны берләштерә. Җитмешләп кеше бергәлеккә  съезд алдыннан гына кабул ителгән, алар, нигездә, яшь журналистларны тәшкил итә.

Журналистлар берлеге тарафыннан эшләнгән мөһим эшләрнең берсе - союзның сайтын булдыру. Әлеге сайт, Журналистика музее, Матбугатка шикаятьләр буенча Казан коллегиясе төбәк журналистлар берлекләре арасында иң яхшылардан санала. Коллегия булдыру төрле кызыксынулар  бәрелешкән бу чорда аеруча зарур.

«Экспертлар, бүгенге яшьләр иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге белән кызыксынмый, алар бу оешмаларны формаль яктан гына берәшү дип исәплиләр дигән фикердә, -диде Римма Ратникова икенче мәһим мәсьәләгә күчеп, - безнең яшьләр Союз турында беренче тапкыр "Алтын каләм" фестивалендә ишетә, бу чара республикада 1996 елдан бирле уздырыла. Без барлыгы 23 фестиваль уздырдык, анда дистә меңләгән мәктәп укучысы катнашты. "Алтын каләм"леләр - безнең киләчәктә булачак журналистлар».  

Иҗат берлеге съездында күтәрелгән сорауларның иң кискене булып  журналистларны социаль яклау һәм хезмәт хакы мәсьәләләре кала. «Мин республиканың дистәләгән районында булдым, кайбер районнарда журналистларның хезмәт хакы 13 – 16 мең сум тирәсендә,  уртача хезмәт хакы - 20 мең. Ситуацияне үзгәртү зарур», - диде Римма Ратникова.  

«Пресса бүгенге көндә ирекле трибуна булудан туктый, журналистиканың социаль роле тарая бара», - диде Римма Ратникова, ГТРК журналистларының бер шәхси компаниядә сюжет төшергәндә ни рәвешле каршылыкка юлыгуларын искә алып. Җәмгыятьтә матбугатның абруен кайтару зарур. Римма Ратникова ММЧ редакцияләре сәясәтенә катнашырга теләү очракларын әйтте.  «Әйдәгез, закон бозуларга юл куймыйк», - диде ул.

«Безнең республикада хакимиять, җәмгыять һәм ММЧ арасында  конструктив  диалог урнаштырылган, - дип тәмамлады сүзен Римма Ратникова, -  Журналистлар союзы узган гасырда үзен көчле һәм эшлекле оешма итеп танытты».

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан журналистлар берлеге эшчәнлеген югары бәяләде. «Республикада иҗат союзлары шактый, әмма миңа күбрәк журналистлар белән аралашырга туры килә, - диде ул, - мөгаен бу сезнең һәм безнең һөнәрнең нигезендә сүз яту белән бәйледер. Парламентта һәм матбугат чараларында әйтелгән сүз зур җаваплылыкка ия».

Татарстанда журналистика бар, дип саный республика парламенты башлыгы. Журналистлар һәм язучылар хакимияттә һәрвакыт булдылар. Төрле вакытларда  Зилә Вәлиева, Ренат Харис, Роберт Миннуллин, Римма Ратникова һәм башка каләм әһелләре парламентта эшләделәр һәм хәзер дә эшлиләр.

Журналист һөнәрен тану мәсьәләсенә килгәндә, 2012 елда Дәүләт Советы тарафыннан "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" исеме гамәлгә куелды. Бу еллар эчендә 135 кеше әлеге югары бүләккә лаек булган.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар әзерләү мәсьәләсенә тукталып, бу нисбәттән  бюджет урыннарны кайтару әһәмиятен әйтте. "Казан университеты каршында Журналистика факультеты – медиатармакны белгечләр белән тәэмин итүче. Журналистлар әзерләү өчен бюджет урыннар булмау безне бизәми. Татарстан Хөкүмәте һәм ректор белән дә сөйләшәчәкбез, яңа мөмкинлекләр табылачагын ышандырып әйтә алам. Үзебезгә үзебез аяк чалабыз. Үзебез ике, өч телле журналистлар кирәк дибез, үзебез шуны эшлибез", - диде  Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу мәсьәлә съезд барышында берничә тапкыр күтәрелде. КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе студентлары өчен бюджет урыннарны кайтару әһәмияте турында “ Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та әйтте.

Журналистлар союзы,  республика парламента башлыгы фикеренчә, күптәннән актив рәвештә фикер алышулар мәйданына әйләнде.  Ул район һәм республика ММЧ мөхәррирләрен Татарстан журналистлар берлегенә керергә чакырды.

«Без киләчәктә дә хезмәттәшлеккә әзер», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Съездда берлеккә яңа рәис сайлап куелды. Бу вазыйфаны ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов башкарачак. Аның кандидатурасы Журналистлар берлеге әгъзалары тарафыннан бердәм хупланды.

Татарстан Президенты Указы нигезендә, республика үсеше өчен күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, журналистика үсешенә керткән өлеше өчен, Римма Ратникова Татарстанның “Дуслык” ордены белән бүләкләнде.

"Күп еллар дәвамында нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен Римма Атлас кызына рәхмәтлемен. Ә эстафетаны кабул иткән Илшат Әминовка уңышлар телим”, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале “Республика Татарстан” газетасы баш редакторы Александр Латышевка тапшырылды.

Һөнәри эшендә казанышлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән өлеше өчен, берничә хезмәткәр Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең кафедра мөдире вазифаларын башкаручы Васил Гарифуллинга, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән өлеше өчен, Татарстан Президенты Рәхмәте игълан ителде. Шулай ук, тармак алдынгыларына Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты бирелде.

 "Татар-информ" МА язмаларын кулланып Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Андрей  Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.