төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото











Казанга чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән антрополог һәм этнологлар җыела

25 гыйнвар 2019, 13:50

Казанга чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән антрополог һәм этнологлар җыела
2-5 июль көннәрендә Казанда Россия антропологлары һәм этнологларының XIII конгрессы узачак. Бүген ТР Дәүләт Советында шушы чараны оештыруга әзерлек буеча беренче киңәшмә үтте.

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, конгрессны Казанда уздыруга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасын биргән. Фәрит Мөхәммәтшин чарага әзерлек буенча эшче төркем төзеләчәген әйтте. Аның сүзләренә караганда, форумга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 700ләп белгеч килүе көтелә.

Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры, тарихчы Валерий Тишков конгрессның ниһаять Казанда узачагына шат булуын белдерде. "Миннән гел "нигә һаман Казанда үткәрмибез инде" дип сорыйлар иде. Чират Казанга да килеп җитте", - диде.

Валерий Тишков сүзләренә караганда, соңгы елларда конгресста катнашырга теләүчеләр саны артып тора, заявкаларның 1 меңнән арткан чагы да булган. Ул форумга бер һөнәр вәкилләре генә түгел, катнаш дисциплина белгечләре дә киләчәген билгеләп узды.

Аның әйтүенчә, конгресс уза торган урында шушы юнәлештә эшләүче мәктәп, белгечләр булу да әһәмиятле. "Шул вакытта без фәнни эш күтәрелешен күрәбез. Ә Казан бу яктан көчле. Университетта этнология кафедрасы, Мәрҗани институтында да этнология секторы бар. Безне Татарстандагы этнография үзәкләре дә кызыксындыра", - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин конгресс кысаларында кунакларны төрле истәлекле урыннар, Лаеш, Арча яклары белән дә таныштыруны, барасы объектлар әзерлек барышында тәгаенләнәчәген әйтте.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев аның сүзен җөпләп, бөтен матурлыкны күрсәтү өчен туристик маршрутлар уйланачагын әйтте. Шулай ук парковкалар, волонтерлар эше, кунакханәләргә урнаштыру, тукландыруны оештыру мәсьәләләре барысы да нечкәлекләренә кадәр хәл ителәчәген белдерде.

Этномәдәни мохитне күрсәтү программасын төзү, республика турында фильм әзерләүне, этнографик кино күрсәтү өчен мәйданчык оештыруны уйларга кушты. Атна дәвамында планга төзәтмәләр, тәкъдимнәр кабул ителәчәген искәртте. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова милли бәйрәмнәрне күрсәтүне дә уйларга кирәк дигән фикердә.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.