Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Татарстан делегациясе Петербургта Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә чәчәк салды

26 гыйнвар 2019, 13:26

Татарстан делегациясе Петербургта Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә чәчәк салды
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә чәчәкләр салды.

Татарстан вәкилләре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша. Республика делегациясе әгъзалары Татарстан Республикасыннан һәм шәхсән Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән монументка веноклар куйды.

Чәчәкләр салу тантанасы Ленинград фронтының блокада корбаннары һәм сугышчылары күпләп җирләнгән урында - Пискарев мемориаль зиратында булды. Бүген Санкт-Петербургта ил тарихында тирән авыр эз калдырган вакыйга истәлегенә акцияләр, митинглар, очрашулар һәм концертлар бара.

Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуны бәйрәм итүдә катнашкан Татарстан делегация составында ветераннар - Зинаида Бушуева һәм Казанның «Бөек Ватан сугышы ветераннары— блокадалы Ленинградта яшәүчеләр» иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Комяков, шулай ук Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова бар.