Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото















Республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча фикерләштеләр

28 гыйнвар 2019, 16:54

Республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча  фикерләштеләр
Бүген республика Хөкүмәте бинасында парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә РФ Федераль Җыенына Татарстаннан сайланган Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары катнашында утырыш узды. Чарада республика икътисадына федераль бюджеттан акча җәлеп итү һәм Татарстаннның федераль программаларда катнашуы хакында сөйләштеләр. Утырышта республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Парламент башлыгының Федераль Җыенынага Татарстаннан сайланган депутатлар белән даими очрашуы инде традициягә әйләнде. Республикада 17 эшче төркем булдырылган, аларның эше өчен җаваплы депутатлар билгеләнгән. 

2018 елда республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча уртак эшчәнлек нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде. Узган елда республика икътисадына  төрле чыганаклардан 117,5 млрд. сум акча җәлеп ителгән. Бу – узган елга караганда 30 процентка күбрәк. Проектларны тормышка ашыруга 115,9 млрд. сум акча бирелгән, бу республика раслаган лимитның  98,6% тәшкил итә. Татарстан 25 дәүләт һәм 9 федераль максатчан программаларда катнашкан.

"Республикага федераль акчалар  нигездә сәнәгать, мәгариф, транспорт, юл хуҗалыгы, милли икътисад һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә бирелде", - диде министр.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстаннан сайланган депутатлар белән тармак министрлык вәкилләренең хезмәттәшлеге "үз нәтиҗәләрен бирә" дигән фикердә. «Узган елда республика Президенты тарафыннан безгә йөкләнгән бурычлар арттырып үтәлде», - диде парламент башлыгы, башкарылган эшләргә йомгак ясап.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, быелдан башлап илкүләм проектлар  төбәкләрне үстерү өчен өстәмә ярдәмгә әйләнәчәк.  Якындагы алты елда дәүләт сәясәтендә төп бурычлар 13 юнәлештә чагылыш табачак. 2019 – 2021 елларга федераль бюджеттан илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен  5,7 трлн. сум акча каралган, аларның 40%  төбәкләргә җибәреләчәк.

Утырышка йомгак ясап, республика Премьер-министры Алексей Песошин узган ел респрублика  өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. 2018 елда тулаем төбәк продукты күләме 2 трлн. 420,9 млрд. сум булган, сәнәгать җитештерүе индексы - 102%, инвестицияләр күләме  - 668,9 млрд. сум. "Республика Россия Президентының “май” указларын гамәлгә ашыру буенча барлык бюджет йөкләмәләрен үтәде, – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.  – Беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия чыгымнар бюджеттан якынча 70 процентны тәшкил итте".

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин  РФ ФҖ Федерация Советына Татарстаннан сайланган Илдус Әхмәтҗановка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары