Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Фәрит Мөхәммәтшин “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы Генераль секретаре Эмилия Сайз белән очрашты

28 гыйнвар 2019, 17:30

Фәрит Мөхәммәтшин “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы Генераль секретаре Эмилия Сайз белән очрашты
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасы Генераль секретаре Эмилия Сайз (Татарстанга рәсми визит белән килде) белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин югары дәрәҗәдәге кунакны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Татарстанның җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә гаять зур әһәмият биреп килүен искәртте. Республика һәм муниципаль хакимиятләр даими рәвештә иңгә-иң торып эшли, диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин, Европа Советы Җирле һәм төбәкләр хакимиятләре конгрессында 15 еллык эш тәҗрибәсенә таянып, җирле үзидарә темасының әлеге халыкара оешма мәйданчыкларында күп тапкыр каралуын искәртте. Ул республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комплекслы эш алып барылуы турында да сөйләп үтте. “Алга таба низагларга юл куймас өчен без әлеге мәсьәләне аерым игътибар үзәгенә алып киләбез. Татарстан бу җәһәттән зур тәҗрибәгә ия”, – дип басым ясап әйтте ул.

“Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” Бөтендөнья оешмасының 2004 елда оештырылып,БМОга керүче 140 илдән 240 меңнән артыграк муниципалитет, төбәк һәм мегаполисны берләштерүен искәртеп үтик. Оешма эшчәнлеге глобаль карарларны кабул итү процессында җирле һәм төбәкләр хакимиятләренең ролен ныгытуга юнәлдерелгән.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте