Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

















Фәрит Мөхәммәтшин:" Спорт белән шөгыльләнү кешене физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныгыт"

31 гыйнвар 2019, 16:18

Фәрит Мөхәммәтшин:" Спорт белән шөгыльләнү кешене физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныгыт"
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда 2018 елга йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның спортны үстерүдә яңа адым ясавын һәм зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте. «Казан Россиянең спорт башкаласы дәрәҗәсен ала алсын өчен күп көч һәм акча салынды», - диде ул.

«Универсиада аркасында без шуны аңладык: матди-техник базаны үстерү спорт үсеше өчен өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Бөтен республика буенча ябык һәм ачык спорт мәйданчыклары төзелде. Моның өчен республика бюджетында миллиардлаган чыгымнар каралган иде», – дип билгеләп үтте ул. Дәүләт Советы рәисе шулай ук республика спорт җәмәгатьчелеген үз кадрларын әзерләүгә игътибар итәргә чакырды.

«Безгә үз спортчыларыбызга һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре тренер составларына грант ярдәме кертү юлы белән булышырга кирәк. Республика яки ил җыелма командасыда уңышлы чыгыш ясаучы чемпионны мәктәп эскәмиясеннән тәрбияләгән тренер, һичшиксез, билгеләнеп үтәргә тиеш», – диде ул.

Дәүләт Советы рәисе яшьләрне спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүнең тәрбия аспектларына да игътибарны юнәлтте. «Без күп юнәлешле бурычны күрәбез. Спорт белән шөгыльләнү яшьләрне физик яктан гына түгел, рухи халәтен дә ныгыта», – диде ул.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин республикада бер генә спорт төре дә кимсетелергә тиеш түгел, республикада яшәүче һәр кеше күңеленә хуш килгән спорт төре белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дип җиткерде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте