Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Быелның соңгы утырышы – 23 декабрьдә

16 декабрь 2010, 17:59

Быелның соңгы утырышы – 23 декабрьдә
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының агымдагы елдагы соңгы – унбишенче утырышы 23 декабрьдә булачак. ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында әнә шундый карар кабул ителде. Утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Президиум парламентның карап тикшерүенә 73 мәсьәлә кертүне тәкъдим итә. Шуларның 49 ы – республика законнары проектлары. 36 закон проекты ТР муниципаль районнарында җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләрен билгели, тугызы – икенче укылышта, дүртесе – беренче укылышта карап тикшерүгә әзерләнгән. Моннан тыш 13 федераль закон проектын, законнар чыгару инициативаларын һәм төбәк парламентлары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәкъдим ителә.

"Гражданнарның бакча һәм дача коммерциясез берләшмәләре турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының законнар чыгару инициативасын, шулай ук күптән түгел генә Гданьскида татар гаскәриләре хөрмәтенә һәйкәл ачылу җәһәтеннән Польша Президентына, парламентының ике палатасы һәм халкына Татарстан парламенты мөрәҗәгатен карап тикшерү планлаштырыла.

Дәүләт Советы Рәисе, узып баручы елның төп вакыйгалары турында сөйләп, аерым алганда, Россия парламенты югары палатасы башлыгы Сергей Мироновның күптән түгел генә Татарстанга эшлекле сәфәр ясавы турында искә төшерде. "Без күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышуга ирештек. Татарстанга килгәннән соң Федерация Советы Рәисенең кайбер мәсьәләләргә карашы үзгәрер дип уйлыйм", – дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы узган ял көннәрендә Россия башкаласында булган вакыйгаларны аңлатып: "Авыр хәл бу. Аны көнкүреш җирлегендәге гади ыгы-зыгыга кайтарып калдыру үзебезне үзебез алдау булыр иде", – диде.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны шулай ук торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компанияләр эшчәнлеген анализлау эшенә актив кушылырга да өндәде. "Безгә гражданнардан бик күп шикаятьләр керә. Торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компанияләр эшендә үтә күрен¬мәлелек юк, аларның коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр белән исәп-хисаплары начарайганнан-начарая. Бу проблемаларны белеп, аларны хәл кылу юлларын табарга кирәк", – дип мөрәҗәгать итте депутатларга ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте