Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин волейбол буенча спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашты

31 гыйнвар 2019, 16:30

Фәрит Мөхәммәтшин волейбол буенча спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин спорт мәктәпләре җитәкчеләре һәм тренерлары өчен оештырылган семинарда катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республикада яхшы матди-техник база булдырылган, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре челтәре бар. Шуңа да карамастан, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе  волейболчыларны әзерләү буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең эш сыйфатына канәгатьсезлек белдерде.

«Татарстан Волейбол федерациясе президенты спортчыларны, югары класслы осталарны әзерләү буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең эш сыйфатына канәгатьсезлек белдерде», - диде ул.

 «Без хөкемдар кадрлар әзерләү белән җитди шөгыльләндек. Хәзер волейбол өчен тренер кадрлар әзерләү мәсьәләсе килеп басты. Алар волейбол үсеше системасында мөһим звено булып тора», – диде республика парламенты башлыгы.

Ул май аенда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә республика спорт мәктәпләре җитәкчеләре һәм тренерлары өчен квалификация күтәрү курслары оештырылачагын хәбәр итте.

«Бу тренерларга көндәшлелеккә сәләтле булырга һәм спортчыларны әзерләүдә соңгы эшләнмәләрне һәм методикаларны белергә мөмкинлек бирәчәк», - дип ышаныч белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары