Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото













Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсендә яшәүчеләрне төбәкнең 80 еллыгы белән котлады

01 февраль 2019, 19:56

Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсендә яшәүчеләрне төбәкнең 80 еллыгы белән котлады
Бүген Татарстан Дәүләт Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өлкәнең 80 еллыгына багышланган чараларда катнашу өчен эш сәфәре белән Пензага килде.

Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсе Законнар чыгару җыены Рәисе Валерий Лидин белән очрашты. Закон чыгару җыены җитәкчеләре парламентара хезмәттәшлек һәм төбәкләрнең закон инициативаларын федераль дәрәҗәдә карау турында фикерләштеләр.

Аннары Татарстан парламенты җитәкчесе 10 меңнән артык татар яши торган Урта Әләзән авылында булды. Биредә Фәрит Мөхәммәтшин җирле татарлар белән аралашты, рухи лидерларга һәм дин вәкилләренә авылда татар халкының традицияләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклаган өчен рәхмәт әйтте.

2015 елда биредә Җәмигъ мәчете ачылган. Авылда барлыгы 12 мәчет эшли.

Пенза өлкәсендә 86 меңнән артык татар яши, бу барлык халыкның 6 процентын тәшкил итә. Өлкәдә татарлар кеше саны буенча икенче урында торалар.

«Илдә тынычлык һәм бердәмлекне саклау  - безнең бурыч. Без, татарлар саны буенча икенче булган вәкилләр телне, мәдәниятне һәм бердәмлекне саклауга кагылышлы мәсьәләләргә аерым игътибар бирәчәкбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин Пенза өлкәсенең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты. Ул республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән төбәктә яшәүчеләрне юбилей белән котлады.

«Татар халкында күршең бай булсын,  сиңа бирмәсә дә синнән сорап кермәс, дигән әйтем бар. Без Пенза өлкәсе белән дус яшибез. Ел саен безнең субъектлар арасында товар әйләнеше үсә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең үсеше өчен шартлар булдырган өлкә җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. 10 мең татар яши торган Урта Әләзән авылын үрнәк итеп китерде.

Татарстан парламенты җитәкчесе Пенза өлкәсендә хезмәт сөючән халык яши диде. «Без икътиад, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәламәтлек саклау өлкәләрендә ничек үсеш алуыгызны карыйбыз. Сез күп өлкәдә уңышлы эшлисез. Алга таба да уңышлар сезгә!» — диде ул.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте