Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









КПРФ фракциясе депутатлары гражданнарның мөрәҗәгатьтләре турында сөйләделәр

01 февраль 2019, 16:58

КПРФ фракциясе депутатлары гражданнарның мөрәҗәгатьтләре турында сөйләделәр
Бүген Дәүләт Советында "Сайлаучыларның төп проблемалары. Гражданнарның КПРФ фракциясе депутатларына мөрәҗәгатьтләренә анализ" дигән темага матбугат конференциясе булды. Журналистлар белән очрашуда Дәүләт Советы депутатлары Хафиз Миргалимов, Александр Комисаров, Артем Прокофьев һәм Казан шәһәр думасы депутаты Алексей Серов катнаштылар.

Парламенттагы КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов үз чыгышында гражданнардан 2018 елда 752 мөрәҗәгать килгәнен әйтеп узды. Халыкның күпчелеген торак-коммуналь хуҗалык, бакчачылык, торак ремонтлау, балалар бакчалары турындагы сораулар борчый. Банклар банкротлыгы, инвалидларны дарулар һәм реабилитация чаралары белән тәэмин итү, инвалидларны карауга бирелә торган пособие күләме турында да шикатьләр күп икән.

Хафиз Миргалимов әйткәнчә, пенсия тәэминаты турындагы законга үзгәрешләр кертү һәм чүп-чар чыгару белән бәйле чыгымнарны арттыру да мөрәҗәгатьләрнең артуына китергән.

Депутат Артем Прокофьев, торак программаларын тогрмышка ашыру проблемаларына игътибар юнәтеп, аларның кайберләренә тиздн Казанда узачак РФ Дәүләт Советы утырышында җавап табылыр дигән өмет белдерде.

Алексей Серов Казанда пассажир транспортында йөрү бәяләре арту турында борчылып сөйләде.

Дәүләт Советы матбугат үзәге, Александр Эшкини фотолары