Дәүләт Советының яңалыклары

Бюджет комитеты Хисап палатасы аудиторлары белән дәүләт яки муниципаль органнар җитәкчеләре арасында туганлык булмаска тиеш дип саный

05 февраль 2019, 13:51

Бүген парламентның Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды. Анда депутатлар берничә закон проекты карадылар һәм Хисап палатасының бюджет акчасын куллануны тикшерү нәтиҗәләрен тыңладылар.

Республиканың Бюджет кодексына, шулай ук Хисап палатасы турындагы законга һәм Муниципаль хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турындагы ике закон проектын депутатларга комитет җитәкчесе Леонид Якунин тәкъдим итте. Ул әлеге проектларның республика законнарын федераль законнарга яраклаштыру зарурилыгыннан эшләнгәнен билгеләп үтте.

Беренче закон проекты буенча, республиканың Бюджет кодексы өстәмә маддә белән тулыландырыла. Ул дәүләтнеке булмаган күчемсез млиек объектын сатып алырга яки капиталь ремонтларга бюджеттан акча бирүне тыя.

Икенче закон проектында, Хисап палатасы җитәкчеләре, аудиторлары белән дәүләт яисә муниципаль органнар җитәкчеләре арасында туганлык мөнәсәбәтләре булмаска тиеш, диелә.  

Бу ике проектны да хуплап депутатлар аларны Дәүләт Советы утырышында карарга тәкъдим иттеләр.

Утырышта башка сораулар да каралды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте