төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Депутатлар инвалидларны һәм инвалид-балаларны тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче оешмаларда республика бюджеты акчасын куллану буенча хисап тыңладылар

05 февраль 2019, 15:35

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында инвалидларны һәм инвалид-балаларны тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче оешмаларда 2015-2017 һәм 2018 елларда республика бюджеты акчасын куллану нәтиҗәлелеге хакында сөйләштеләр. Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәраков әйтүенчә, Хисап палатасы реабилитация үзәкләрендә акча сарыф ителеше буенча 25 млн. сумга хилафлык ачыклаган.

Хисап палатасы инвалидларны һәм инвалид-балаларны тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче оешмаларда 2015-2017 һәм 2018 елларда республика бюджеты акчасын куллану нәтиҗәлелеген тикшергән. Тикшерелгән чорда учреждениеләрнең гомуми финанслау күләме 1 млрд. 479 млн. сум тәшкил иткән. Контроль барышында реабилитация үзәкләрендә кулланылмаган акча калганы ачыкланган.

Дәүләт биреме кысаларында субсидия рәвешендә килгән 11 млн. сум акча ике елдан артык файдаланылмаган. 2019 елның гыйнварында бу акча республика бюджетына кайтарылган. Учреждениеләрнең товар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләргә авансны тиешледән артык бирү очраклары да теркәлгән.

4 млн. 348 мең сумлык кирәксез җиһаз-җайланмалар ачыкланган. Бу медицина, уку һәм спорт кирәк-яраклары. Мәсәлән, "Восхождение" үзәгендә 600 мең сумлык УЗИ аппараты 5 елдан артык кулланылмаган. Кайбер оешмаларда техник чаралар, махсус җайланмалар белән тәэмин ителеш җитәрлек булмавы ачыкланган. Әйтик, сукырлар һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә акустик сигнализаторлар, рельефлы идән өслеге, төрле үлчәмдәге лупалар булмаган.

ТР Министрлар Кабинеты Карары буенча кресло-коляскалардагы инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләренә илтү буенча транспорт хезмәтләре күрсәтелергә тиеш. Инвалид балаларны йөртү өчен каралган махсус транспортның 12 оешманың 5сендә генә булуы ачыкланган.

Реабилитация узучы инвалидларны тукландыруны оештырганда, кайбер нормаларның үтәлмәве ачыкланган. Кайбер урыннарда җиләк-җимеш, сөт ризыклары булмаган. Азык-төлек бәяләре буенча кайбер учреждениеләрдә аерма 200 процентка кадәр җиткән. Әйтик, "Идел" тернәкләндерү үзәгендә 2017 елның июлендә чөгендернең бер килограммы 8 сумнан сатып алынган. Башка үзәктә чөгендернең бәясе 34 сум булган. 

Татарстанда реабилитация үзәкләрендә тернәкләндерү хезмәтләре сыйфатыннан һәм төрлелегеннән канәгатьлек 91 процент дәрәҗәсендә булуы ачыкланган.

Илнур Мөбарәков әйтүенчә, оешмаларда хезмәтләр сыйфатыннан канәгатьлекне бәяләү максатыннан, аудит барышында сораштыру уздырылган. 253 кешенең 132 се - реабилитация үзәкләрендә дәваланучы пациентларның ата-аналары һәм 121 үзәк хезмәткәре.

«Респондентларның 91 проценты хезмәтләрнең сыйфатыннан һәм төрлелегеннән канәгать. 85 проценты хезмәтләрне күрсәтү шартларының югары дәрәҗәдә булуын әйткән. Реабилитация узганда, тискәре факторлар буларак респондентлар белгечләр җитмәвен, һәркемгә уңайлы шартлар булмавын һәм бүлмәләрнең мәйданы ягыннан кечкенәлеген әйткән», - ди Илнур Мөбәраков.

Кешеләрнең 77 проценты тернәкләндерү хезмәтләренең нәтиҗәләренең үзләре өчен уңай булуын билгеләп үткән. Гражданнарның 20 проценты сәламәтлекләре өлешчә генә яхшыруын әйткән. Реабилитация үзәкләрендә эшләүчеләр түбән хезмәт хакы, искергән техникага, биналарның мәйданы җитмәвенә зарланган.

Аудит нәтиҗәсендә, реабилитация процессында мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләренең җитәрлек актив катнашмавы ачыкланган. Бу оешмалар инвалидларны тернәкләндерүгә үзеннән ярдәм күрсәтә алыр иде дип саный аудитор.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына язма гариза әзерләнгән. Тикшерү материаллары прокуратурага юлланган.

Депутатлар Хисап палатасы мәгълүматын тыңлаганнан соң  2019 елда ике аудит үткәрү мәслихәт булыр дигән фикергә килделәр. Берсе - балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруга юнәлтелгән акчаларның ничек тотылуын тикшерү, икенчесе -  кече һәм урта эшкуарлыкка  бирелә торган грант һәм субсидияләр буенча.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.