Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











КПРФ фракциясе утырышында торак проблемалары каралды

08 февраль 2019, 14:55

КПРФ фракциясе утырышында торак проблемалары каралды
КПРФ фракциясенең бүгенге утырышы "Салават күпере" торак комплексы һәм Лаеш районындагы Орел авылы проблемаларына багышланды. Утырышта шулай ук парламентның кырык бишенче утырышы көн тәртибенә тәкъдим ителгән сораулар буенча фикер алыштылар һәм фракциянең еллык планына үзгәрешләр керттеләр.

Утырышка Казанның "Салават күпере" торак комплексындагы 11-5 йортта һәм Лаеш районының Орел авылында яшәүче кешеләр чакырылган иде. Алар үзләренең проблемаларын җентекләп сөйләделәр һәм Дәүләт Советы депутатларының ярдәменә өметләнүләрен белдерделәр.

Социаль ипотека программасы буенча конкурс үтеп фатирлы булу хокукы алган кешеләр исеменнән Резедә Әхмәдуллина чыгыш ясады. Ул әйткәнчә, Дәүләт торак фонды һәм төзелеш оешмалары гаебе белән, өйне тапшыру вакыты ике елга сузылган. Ә бу вакытта кешеләр ипотека өчен дә, үзләре вакытлыча яшәгән кеше фатиры өчен дә түләп барганнар. Шулай ук килешүдә каралган бәяләрнең арту мөмкинлеге дә баорчый аларны.

Мөрәҗәгать авторларына җавап биреп, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов дәүләт Советы депутатларының әлеге проблема белән таныш булуларын әйтте. "Республика җитәкчелеге бу өлкәдә хәлне тәртипкә салу өчен күп эшли, - диде ул. - Фондның яңа җитәкчелегенең позициясе дә җитди. Аерым алганда, сезнең йорт проблемасы иң якын киләчәктә хәл ителәчәк дигән ышаныч бар".

Муниципаль һәм җирле хакимият органнары тарафыннан кешеләрнең милек хокуклары бозылу белән бәйле проблема турында Лаеш районының Орел авылы кешеләре Ирина Фадеева, Светлана Ряжкина һәм Илнур Хуҗасәетов сөйләделәр.Авыл җирлегенә барып, проблеманы үзе өйрәнеп кайткан депутат Артем Прокофьев проблеманың асылын җирле хакимиятнеҗ район генераль планын үзгәртү турындагы инициативасы белән бәйләде.

Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, хокук органнарына мөрәҗәгать итү өчен, бу мәсьәлә буенча тиешле документлар җыярга тәкъдим итте.

Аннары фракция әгъзалары Дәүләт Советының кырык бишенче утырышы көн тәртибенә кертелгән сораулар буенча фикер алыштылар, фракциянең 2019 елга аланына үзгәрешләр керттеләр һәм бер закон проектын карап тикшерделәр.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте