Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин хисап тотты

14 февраль 2019, 15:33

Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин хисап тотты
ТР Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин полициянең 2018 елгы эшчәнлеге турында хисап тотты.

Министр әйтүенчә, илебезнең эчке эшләр органнары тарихына соңгы ун ел шактый катлаулы еллар булып кереп кала. Бертуктаусыз дәвам иткән үзгәртеп корулар, кыскартулар республикадагы  криминаль вәзгыятькә шактый тискәре йогынты ясаган.

Татарстанда хокук саклау юнәлешендәге сорауларны карау һәм хәл итүнең  эффектлы механизм вертикале булдырылган – Президент каршындагы Координация киңәшмәсе, профилактика, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм террорга каршы республика  күләмендәге һәм муниципаль комиссиияләр.  

Артем Хохорин  ирекле дружиналар эшчәнлегенә аерым тукталып узды. Узган елда алар ярдәмендә өч йөздән артык җинаять ачылган, 21 меңнән артык административ хокук бозулар ачыкланган.

Министр узган елда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тармагында белгечләр арту хисабына  муниципаль хезмәткәрләрнең күбәюен, аларның саны меңнән артуын әйтте.

«Муниципаль милиция» турында күп еллар сөйләшәбез. Әмма аның сынауларны уңышлы узган прототибы күптән бар инде», – диде ул. 2018 елда алар ярдәмендә 577 җинаять ачылган, 74 меңнән артык административ хокук бозулар ачыкланган.

Артем Хохорин республиканың 14 шәһәрендә видеокамералар белән тәэминат 44 процент күләмендә булганын әйтте. Татарстанда «Имин шәһәр» программасы кысаларында 19,5 меңнән артык видеокамера куелганын белдерде. Соңгы ике алда аларның саны 2,5 тапкыр арткан. Аларның күпчелеге торак кварталларда. Оешмаларны да исәпкә алып, республикада 57 меңнән артык видеокамера күзәтә.

Артем Хохорин күп фатирлы йортларга куелган камераларның ролен билгеләп үтте. Шәһәр һәм бистә урамнарында җинаятьчелек кимүен шуннан күрәләр. «2018 елда камералар ярдәмендә ачыкланган җинаятьләр саны өч тапкыр артты. 7,5 меңнән артык җинаять һәм хокук бозу теркәлгән», - диде.

Министр әйтүенчә, быел гына да видеоязмалар Казанда берничә каракны табарга ярдәм иткән. «Гыйнварда шәһәрнең 5 районында Романовның 14ләп машина аккумуляторы урлаганы билгеле булды. Февральдә Кулагин ике районда сигез автомобильдән урлау очракларында тотылды», - дип белдерде.

Татарстан полициясе хезмәткәрләре Интернет аша мошенниклык белән шөгыльләнүчеләрне аулау эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән. Татарстан полициясе 2018 елда Интернет челтәрен кулланып мошенниклыкка барган 135 кешене ачыклаган. «Бу илдә югары күрсәткеч. Мәскәү Петербургта да түбәнрәк хәтта. Без мондый җинаятьләрнең эзенә төшү алгоритмын эшләдек һәм сынап карадык. Ай саен дистәдән артык «дистанцион» мошенникны тоткарлыйбыз», - ди министр.

«Дистанцион» яки Интернет кулланып эшләнә торган мошенниклык аеруча зур бәла. Аларны тикшерү кыен, ысуллары да гел төрләнә», - диде Хохорин. 10 очракның 9нда башка төбәкләрдә яшәүчеләр кулы уйнаганын әйтте. Зыян берничә мең сумнан дистәләгән миллионга кадәр дип исәпләнә. Ике ел эчендә тозакка эләккән предприятиеләр саны 2,5 тапкыр, зыян 20 мәртәбә арткан.

Министр әйтүенчә, билгесез затлар Татарстан компанияләренең берсенең электрон почтасын ватып, ялган реквизитлар күрсәтеп, 55 миллион сум акча үзләштергән. Казанда яшәүчеләрнең берсе, Интернетта йөк ташу хезмәтләре турында игъланнар урнаштырып, 20 оешмадан 750 мең сум акча урлаган.

Артем Хохорин Татарстан хезмәткәрләренең ялганчыларны Россиянең башка төбәкләрендә дә тапканнарын әйтте. Башкортстанда «ВКонтакте» челтәрендә кием сату сәбәбе белән акча урлаган 17 яшьлек егет кулга алынган. Мәскәүдә Россиянең төрле төбәкләреннән 23 предприятиене алдаган 10 call-үзәк хезмәткәрен тоткарлаганнар.

Калуга өлкәсендә чегән бистәсендә яшәүчеләр Татарстанда яшәүчеләргә карата 200 дән артык дистанцион мошенниклык җинаяте кылган. Ростов өлкәсендә дә йөк ташу хезмәтен күрсәтү сылтавы белән мошенниклык белән шөгыльләнүчеләрне ачыклаганнар. «Калуга һәм Ростов өлкәләрендә җиде кешене кулга алдык», - ди министр.

2018 елда Татарстанда электрон финанс пирамидалары буенча былтыр бер эш тә кузгатылмаган. Артем Хохорин әйтүенчә, аңлату эшләре нәтиҗәсендә, финанс пирамидаларыннан зыян күрүчеләрдән гаризалар килми дип әйтерлек. Ул 2015 елда финанс пирамидаларына бәйле 32 җинаять эше кузгатылганын, былтыр берәү дә булмаганын белдерде.

«Тулаем алганда, бу дулкынны җиңдек. Ләкин виртуаль киңлектә мошенниклар барлыкка килә. Бүген Интернетта акча кертеп, электрон криптовалюталар белән инвестицион фондларга охшаш проектлар бар. Бу шул ук электрон киңлеккә күчкән финанс пирамидалары. Алар буенча эшлибез», - диде министр.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары