Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмәдә

15 февраль 2019, 19:37

Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмәдә
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яңа Чишмә районында эш сәфәрендә булды. Анда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган митингта катнашты. Ул районда яшәүчеләр белән бергә сугыш кырыннан кайтмаган солдатларны искә алды. Фәрит Мөхәммәтшин локаль сугышта катнашучылар истәлегенә чәчәк салды.

«Бүген бөтен ил шул еллар вакыйгаларын, һәлак булганнарны искә ала. Безнең бурыч – яшь буынга зур бурычын үтәгән, батырлык күрсәткән солдатлар турындагы истәлекләрне җиткерү. Иң мөһиме –хәзер бик үк тыныч булмаган дөньяды яңа корбаннар булдырмау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин митингта.

Әфганстан территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә Яңа Чишмә районыннан 43 кеше катнашкан. Аларның бишесе һәлак булган.

Аннан соң ул Яңа Чишмә районының 2018 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча хисап сессиясендә катнашты. Республиканың муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында Яңа Чишмә районы алтынчы урынны били, ә авыл районнары арасында – өченче.

Бүген муниципаль совет утырышында авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре турында да сүз барды. Яңа Чишмәдә яшәүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясен тапшыру һәм кибетләрдә сату өчен куелган бәяләр арасында  аерма зур булуы турында сораулар бирде.

«Базар икътисады шартларында сәүдә бәяләрен көйләү катлаулы, әмма сорау дөрес бирелә. Энергия һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, сөт һәм терлекчелек продукциясе бәяләре аермасы зур», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Сәүдә челтәрләрендәге бәяләр тапшырылганнан күпкә югары. Әлбәттә, бу гаделсезлек. Без бу вәзгыятьне күзәтәбез һәм ихтыяҗ булган очракта, сәүдә бәясе буенча иң югары һәм түбән чикне кую тәкъдиме белән федераль үзәккә мөрәҗәгать итә алабыз», - диде парламент җитәкчесе.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары