Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Cоветына җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстанның тәкъдимнәрен ирештерде

18 февраль 2019, 17:19

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар Cоветына җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстанның тәкъдимнәрен ирештерде
Бүген Россия Закон чыгаручылар Cоветы Президиумы утырышында җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне законнар белән җайга салу турында фикерләштеләр. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая үз чыгышында коллегалары игътибарын балаларның җәйге ялын оештыруда  куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен илнең барча төбәкләрендә бердәм чаралар күрү мәсьәләсенә юнәлтте.  "Без балалар ялын һәм сәламәтләндерүен  оештыру эшләренә системалы  якын килү ниятеннән балаларны сыйфатлы һәм куркынычсыз ризыклар белән  тукланандыру мәсьәләсен җайга сала торган закон проекты әзерлибез. Сәламәтләндерү кампанияләре башланыр алдыннан  балалар лагерларында эшләүчеләр һәм әйдаманнар өчен семинар-өйрәтүләр уздырырга,  әйдаман-студентларның эшен педагогика практикасына кертергә тәкъдим итәбез.  Шулай ук  Россия күләмендә җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итүне мониторингларга кирәк дип саныйбыз", - диде парламентарий.

Россия парламентының түбән палатасы вице-спикеры җәйге лагерьларда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара комиссияләр эше тәртибен билгеләүче  федераль таләпләр булдырырга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, илнең җитмешләп төбәгендә мондый комиссияләр эшли. Әмма аларның эш оештырулары төрлечә.

«Бу мәсьәләдә тәртип урнаштыру теләге барыбызда да бар, - диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән утырыш нәтиҗәләре хакында сөйләшкәндә, - балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьлары хакында фикер алышуны без төп сорауга ачыклык кертүдән башладык. Бүгенге көндә безнең нәрсәбез бар? Кайчандыр профсоюзлар һәм ведомстволар, эре предприятиеләр хезмәткәрләренең балаларын ял иттерү өчен сәламәтләндерү лагерьларын үз бюджетларыннан финанслаган булсалар, бүген ул заманалар артта калды.  Кызганычка каршы, бүген балалар лагерьлары,  ил буенча караганда, бик күпкә кимеде, өлкәннәр өчен ял базаларына, санаторий һәм профилакторийларга үзгәртелде. Бу хәлләр, аеруча,  Россиянең көньягына хас".

Республика парламенты башлыгы бу эшкә Татарстанда бик җитди карауларын әйтте. Республикада балаларны сәламәтләндерү лагерьларын төзәтү, капиталь төзекләндерү буенча өчьеллык программа эшләнгән. Бу программага  45  муниципаль берәмлектән 94 объект кертелгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бу эшкә 7 млрд. сум күләмендә финанслау килештерелгән.

«Хәзер без медицина хезмәте күрсәтү, тукландыру стандартлары һәм башка мәсьәләләр өстендә эшлибез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин , -  бу нисбәттән федераль закон кабул итү кирәк, әмма ул билгеле бер кысаларда булырга тиеш, чөнки балаларның җәйге ялын оештыру эшендә җаваплылык, нигездә, төбәк һәм җирле хакимияләргә йөкләнгән".

Бакчачылык ширкәтләрен законнар белән җайга салу  мәсьәләсенә килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәйданнарда төзелгән торакларга ревизия уздыру кирәк, дигән фикердә. «Бүгенге көндә бакча ширкәтләрендә теркәлгән гражданнарның саны арта, - диде республика парламенты башлыгы, - анда  нәрсә төзелә соң?  Архитекторлар бу эшкә тыкшынмыйлвр, чөнки бакча йортлары генпланнан тыш төзелә.  Шуңа да карамастан, якын киләчәктә  бу мәйданнарда  инфраструктуралар булдыру  (канализация челтәрләре, больницалар, балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б.) мәсьләсе куелачак. Минем уйлавымча,  законнарга яңалыклар үзләрен озак көттермәсләр кебек".

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылары Советы рәистәшләре Валентина Матвиенкога һәм Вячеслав Володинга  җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстанның тәкъдимнәрен ирештерде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте