төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 28 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото




























Әлмәттә авыл хуҗалыгы күтәрелештә

19 февраль 2019, 15:39

Әлмәттә авыл хуҗалыгы күтәрелештә
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районында эш сәфәрендә булды, Әлмәт районы Советының 2018 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычларына багышланган утырышында катнашты.

Утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Габдрахман авылында социаль объектларны карады. Районда 2018 елда республика программасы кысаларында җиде балалар бакчасы, шул исәптән «Ландыш» авыл мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ремонтланган. Җылыту системасын, тәрәзәләрне алыштыру, түбәләрне ремонтлау, шулай ук бизәү һәм фасад эшләре башкарылган.

Парламент башлыгы биредә спорт комплексы ачу тантанасында катнашты. Авыл халкы өчен көтеп алынган бу социаль объект үз эченә өч юллы бассейнны, замана таләпләренә җавап бирүче спорт һәм тренажер залларын ала. Спорт комплекстан туры мәктәпкә махсус җылытылган коридор аша чыгып була.

Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылган. Шулай ук биредә медицина кабинетлары, спорт залы каршындагы ир-ат һәм хатын-кызлар өчен махсус юыну бүлмәләре, гардероб зоналары да бар.

Моннан тыш Тайсуган авылыннан балаларны һәм ветераннарны йөртү өчен спорткомплексның үзенең автобусы да булдырылды.

Габдрахман авылындагы бу спорткомплекс Тәхәветдиновлар, Җәләевлар гаиләсе һәм башка иганәчеләр ярдәме белән төзелә. Фәрит Мөхәммәтшин күп еллык нәтиҗәле хезмәте, хайриячелек өлкәсендә башкарган эшләре өчен Шәфәгать Тәхәүетдиновка ТР Президентының Рәхмәтен ирештерде.

Район советы сессиясе  "Нефтьче" мәдәният сараенда узды. Үз чыгышында Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин төзелеш, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә һәм башка юнәлешләрдә ирешкән уңышлары турында сөйләде. 2018 елда республиканың 45 районы арасындагы социаль-икътисади үсеш рейтингында Әлмәт районы икенче урынны алган.

Әлмәт сөт заводында җитештерүне быел май аенда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Хәзерге вакытта җиһазларны монтажлау бара. Бу мәсьәләгә  Әлмәт районы башлыгы аерым тукталып узды.

2016 елгы хисап җыелышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт сөт заводы эшчәнлеген тергезергә чакырган иде. Бирегә районның фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт тапшыра алыр иде.

"Хәзерге вакытта җиһазларны монтажлау, көйләү эшләре бара. 200 млн сум инвестиция кертелде. Производствоны майда эшләтеп җибәрү планлаштырыла", - диде район башлыгы. Башлангыч этапта 11 исемдәге сөт продукциясе ясау, тәүлегенә 200 тонна сөт эшкәртү ниятләнә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район тормышының күп кенә өлкәләрендәге үзгәрешләр турында уңай фикерен белдерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, парламент башлыгы район агросәнәгать комплексы өлкәсендәге озакка сузылган вәзгыятьнең яхшыруына игътибар итте. Муниципалитет җитәкчелеге нәтиҗәле чаралар күрә алган, шул исәптән авыл халкының эшлекле активлыгын стимуллаштыру буенча да.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында нефтьчеләрнең елдан-ел республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүенә аерым басым ясады. Владимир Путинның Татарстанга рәсми сәфәре вакытында Түбән Камада «Татнефть»нең «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында гидрочистарту һәм изомеризацияләү җайланмаларын файдалануга тапшыру турында да искәртте.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин районның алдынгы кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.