Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты юлламасын җиткерү тантанасында катнашты

20 февраль 2019, 16:04

Фәрит Мөхәммәтшин  РФ Президенты юлламасын җиткерү тантанасында катнашты
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык юлламасын җиткерү тантанасында катнашты.

Федераль Җыенга еллык юлламасын җиткерү барышында Владимир Путин илдәге эшләрнең торышына бәя бирде, эчке һәм тышкы сәясәт буенча яңа юнәлешләр билгеләде. Тантанада Россия Федерациясе Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре,  регионнар башлыклары, төбәкләрнең закон чыгару органнары рәисләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Әлеге чарага меңгә якын кеше чакырылган иде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте