Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Халыкара туган тел көне белән котлавы

21 февраль 2019, 10:16

Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы  Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның  Халыкара туган тел  көне белән котлавы
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм. Бу истәлекле көн телләрне һәм мәдәниятләрне яклау һәм саклау проблемасына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын юнәлтү максатында 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә гамәлгә куелган иде. БМО Генераль Ассамблеясы башлангычны хуплады һәм бу бәйрәм җир шарының бөтен почмагында да билгеләп үтелә.

Җир йөзендәге барлык телләр дә үсеш кичерә, яңа сүзләр һәм төшенчәләр өстәлә, яңа кагыйдәләр һәм стилистик нормалар нигезендә үзгәреп тора.  Бөек немец философы Фридрих Ницше “тел – борынгы бабаларыбыздан калган һәм киләчәк буыннарга тапшырыла торган мирас. Бу мираска карата изге, бәяләп бетергесез  һәм кимсетелүгә юл куелмый торган бик сак һәм ихтирамлы мөнәсәбәт булырга тиеш...” дип язган. Хәзерге вакытта дөньяда җиде меңнән артык тел һәм диалект исәпләнелә. Ләкин, барлык тереклек кебек үк, аралашу теле дә яшәүдән туктарга мөмкин. Соңгы вакытта аларның  саны кими бара һәм күпчелегенә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный. Бу – билгеле бер дәрәҗәдә коммуникацияләр үсешенә, глобальләшү басымына, халыкның миграциясенә  бәйле һәм бөтен дөньяны борчый торган мәсьәлә.

Россия дәүләте күпгасырлык тарихы, үз лингвистик мохите һәм үзенчәлекле мәдәнияте булган йөзләгән халык өчен туган йортка әверелгән. Һичшиксез, туган телгә хөрмәт һәм аны белергә теләү балачактан ук тәрбияләнергә тиеш. Монда гаиләнең, ата-ана һәм мәктәп укытучыларының роле зур, чөнки балаларның һәм яшүсмерләрнең сөйләм культурасы көндәлек аралашудан барлыкка килә. Дәүләтнең күптеллелекне булдыру һәм аңа ярдәм итү буенча максатчан адымнары,  законнар чыгарып җайга салуы, җәмәгатьчелекнең бу өлкәдәге  эшчәнлеге аеруча мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә без Татарстаныбызда рухи-әхлакый тәрбия, этномәдәни үзенчәлекләрне саклау, милли телләрне һәм әдәбиятләрне үстерү, үзара һәм милләтара аралашу өлкәсен киңәйтү, барлык халыкларның да гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру мәсьәләләренә зур әһәмият бирәбез.

Кадерле дуслар! Халыкара туган тел көне – планетада яшәүче һәркемгә үзен туган халкының бер өлеше итеп тоярга, борынгы бабаларының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә якынайтырга мөмкинлек бирә торган бәйрәм. Теләгем шул: беркайчан да үз тамырларыгызны онытмагыз, чөнки Туган телне сөймичә, Туган илне яратып булмый. Тагын шуны әйтәсем килә, бер-берегезгә карата – башка телдә сөйләшүче күршегезме, хезмәттәшегезме, дустыгызмы ул – игътибарлырак һәм ихтирамлырак булыгыз!

Күпмилләтле республикабызда яшәүче һәркем өчен бу көн һәрвакыт Тынычлык, Мәрхәмәтлелек һәм Татулык бәйрәме булсын!