Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Разил Вәлиев Халыкара туган тел көнендә Казан автотранспорт техникумы студентлары белән аралашты

21 февраль 2019, 13:35

Разил Вәлиев Халыкара туган тел көнендә Казан автотранспорт техникумы студентлары белән аралашты
Бүген парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Казанның А.П. Обыденнов исемендәге автотранспорт техникумы коллективы һәм студентлары белән очрашты.

Разил Вәлиев һөнәри белем учреждениесының эше белән танышып, “дан аллеясын” карады, уку бүлмәләрендә һәм остаханәләрдә практик әзерлек алып баручы студентлар белән аралашты.

Халыкара туган тел көненә багышланган очрашу техникумның актлар залында, төрле курс студентлары катнашында узды. Студентлар татарча театраль күренеш һәм концерт номерлары күрсәттеләр. Аннары сүз Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиевкә тапшырылды.

Парламентарий закон чыгару эшчәнлеге турында сөйләде, үзенең әдәби иҗаты белән таныштырды, шигырьләр укыды. Бүгенге көндә укучылар һәм студентларга күбрәк телләр өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк, дип ассызыклады ул үзенең чыгышында.

Разил Вәлиев фикеренчә, хәзерге белгечләргә республиканың дәүләт телләрен дә, чит телләрне дә белү зарур. Үз туган телеңне, ана телеңне белү, халкыңның гореф-гадәтләрен саклау шулай ук һәркем өчен бик мөһим. "Чит телләрне белү – байлык, туган телеңне белү – бәхет. Мин сезне Туган тел көне белән котлыйм һәм барчагызга да бәхет телим", – дип тәмамлады ул чыгышын.