Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районында булган мөмкинлекләрне тулысынча эшкә җигәргә өндәде

21 февраль 2019, 20:38

Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районында булган мөмкинлекләрне тулысынча эшкә җигәргә өндәде
Югары Ослан районында булган бар мөмкинлекләрне дә кулланырга кирәк. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Югары Ослан районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында хисап сессиясендә шул хакта әйтте.

2018 ел нәтиҗәләре буенча, социаль-икътисади үсеш рейтингында Югары Ослан районы сигезенче урыннан бишенче урынга күтәрелде. Шуңа да карамастан, Парламент башлыгы күрсәткечләрне яхшырту өчен эшкә җәлеп итәргә мөмкин булган резервларның барлыгына игътибар итте.

Дәүләт Советы рәисе халык белән эшлекле активлыкны арттыру, бигрәк тә гаилә фермалары булдыруны стимуллаштыру буенча эшне көчәйтергә чакырды. Бүгенге көндә районда нибары 6 гаилә фермасы гына калган. Фәрит Мөхәммәтшин республикада авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән максатчан программалар эшләвен искәртте һәм алардан активрак файдаланырга чакырды.

Республика Парламенты башлыгы шулай ук теркәлгән җинаятьләр саны буенча Югары Ослан районының республикада беренче урынны тотуына игътибарны юнәлтте. Бу мәсьәләдә җитди чаралар күрергә кирәк, дип белдерде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республикадагы программалар турында да сөйләде. Иң беренче чиратта, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән «президент программаларын» тормышка ашыруга тукталды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте