Дәүләт Советының яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» яңа сәяси сезон башлый

21 февраль 2019, 19:55

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия» яңа сәяси сезон башлый
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге алдан тавыш бирү процедурасын (праймериз) башлау турында игълан итте. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта әйтте. Карар бүген партиянең төбәк башкарма комитеты утырышында кабул ителде.

Комитет утырышын «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. «Бүген Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы утырышы булды, анда киләсе сайлау кампаниясенә старт бирелде. Төбәк мәйданчыгында да без яңа сәяси сезон ачабыз», — диде Мөхәммәтшин кереш сүзендә.

Партиянең төбәк бүлеге сәркатибе «Бердәм Россия»нең сайлау исемлекләренә үз позициясен яклый һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итә алырлык иң компетентлы һәм актив сәясәтчеләр эләгәчәк, диде.

«Әгәр проблеманы беләсең икән, кешеләр белән аралаша һәм аларның мәнфәгатьләрен яклый белсәң, сезне мәйданчыкка чакырабыз һәм без сезнең фикерегезне тыңларга әзер. Праймеризда катнашачак кешеләр өчен бу реаль сайлауларга якынлашкан шартларда сәяси тренинг», - дип аңлатты Мөхәммәтшин.

Алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина ачыклап узганча, Татарстан Дәүләт Советына «Бердәм Россия»дән узарга теләгән һәркем праймериз процедурасын узарга тиеш. Кандидат «Бердәм Россия» әгъзасы, яки партия тарафдары, яисә партиясез кеше булырга мөмкин.

25 февральдән 30 апрельгә кадәр документлар кабул итү оештырылачак, аннары республикада дебатларда катнашачак һәм агитация үткәрәчәк кандидатлар исемлеген төзиячәкләр. Бердәм алдан тавыш бирү көне 2019 елның 26 маенда узачак.

"Татар-информ" МА язмасы буенча