Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеген районнарда көчәйтү бурычын куйды

25 февраль 2019, 17:46

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеген районнарда көчәйтү бурычын куйды
Бүген милли-мәдәни иҗтимагый оешмаларның һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитетның эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.

Татарстан халыклары Ассамблеясендә, Халыкларның дуслык йортында күләмле, системалы эш алып барылган. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Халыклар Ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бу эшне һәрбер районда көчәйтү бурычын куйды.

“Алып барылган эш нәтиҗәсендә Татарстанда иҗтимагый һәм милләтара тотрыклылык тәэмин ителгән, республикада мәдәниятне саклау һәм үстерү өчен барлык халык вәкилләре өчен шартлар тудырылган”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Халыклары Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов узган ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, Дуслык йорты мәйданында 400дән артык чара үткәрелгәнен, шул исәптән 18 күргәзмә, 28 семинар һәм мастер-класс, 58 концерт программасы, 92 милли бәйрәм оештырылганын әйтте.

“Авыл мәдәният йортларында, Татарстан Халыклары Ассамблеясе филиалларында да концерт программалары, тематик очрашулар үткәрелергә тиеш. Халыкка якынаерга кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, агымдагы елга бурычларны билгеләп.

Билгеле булганча, 2019 елда Казанда World Skills һөнәри осталык бәйгесе дә узачак. Бу чарада 70кә якын ил катнашуы көтелә. “Татарстан Халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге белән танышырга теләүчеләр булыр. Татарстанда 173 төрле милләт вәкиленең дус булуын, кунакчыл икәнен күрсәтергә әзер булырга кирәк”, - диде Татарстан Халыклары Ассамблеясе җитәкчесе.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары