Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында белешмәләр тутыру тәртибе һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында семинар

25 февраль 2019, 17:33

Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында белешмәләр тутыру тәртибе һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында семинар
Бүген парламентта ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм депутат ярдәмчеләре өчен "Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында белешмәләр тутыру тәртибе һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында" семинар уздырылды.

Чарада катнашучылар алдында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Гатин һәм ТР Прокуратурасының Коррупциягә каршы көрәш  буенча законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге өлкән прокуроры Роберт Вәлитов чыгыш ясады.  

Депутатлар соравына ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе секторы мөдире Салават Рәхимов һәм ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең шәхси затларга салым салу бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова җавап бирделәр. Алар декларация тутырганда еш кына килеп чыга торган хаталар,  керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында белешмәләр тутыру тәртибенә кертелгән үзгәрешләр хакында сөйләделәр, үз киңәшләрен бирделәр.

Россия һәм Татарстан законнары нигезендә,  парламентарийлар керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне ел саен 1 апрельдән дә соңга калмый тапшырырга тиеш.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары